news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылдашын үтерергә маташкан ир-ат үзенең 15 яшьлек улының башына аткан

news_top
Авылдашын үтерергә маташкан ир-ат үзенең 15 яшьлек улының башына аткан
https://osetia.sledcom.ru

Төньяк Осетиядә 45 яшьлек ир-ат 15 яшьлек улын атып үтергән, авылдашын бик каты яралаган. Әлеге фаҗигадән соң 45 яшьлек ир-атка карата "саксызлык аркасында үтерү" һәм "үтерергә маташу" маддәләре буенча ике җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Фаҗига 18 апрельдә була. Тикшерү версиясе буенча, 45 яшьлек ир-ат, аның 15 яшьлек улы һәм тагын бер авылдашы белән бергә җир кишәрлегендә була. Ир-атлар сөйләшкәндә, талаш чыга. 45 яшьлек ир-ат кулындагы мылтыктан ике тапкыр атып җибәрә. Ул авылдашына төзәп ата, аның корсагын яралый. Шул чакта очраклы рәвештә улына да ата. Баланың башына -  уң яңагына һәм корсагына тидерә. 

45 яшьлек ир-ат авылдашын һәм баласын хастаханәгә алып китә. Башы һәм корсагы бик каты яраланган бала реанимациядә үлә. Авылдаш ир-атны табиблар коткарып кала. 

Тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар