Алтайда 11 яшьлек малайны әтисе чылбырга бәйләп куйган. Чылбыр авыр гергә тоташтырылган булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Ир-ат үсмер улын шул рәвешле тәрбияли. Бу турыда прокуратурага сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
«Әти кеше, чыннан да, баласын авыр гергә чылбыр белән бәйләп куя. Аның баланы кыйнавы турында да белешмә бар. Тикшерү бара», – дип хәбәр итә ТАСС.
Төбәк прокуратурасы вәкиле сүзләренчә, баланы гаиләдән алганнар, ул социаль оешмада яши. Шулай ук профильле ведомстволарның эшчәнлеген дә тикшерәләр, диелә хәбәрдә.