Үз гомеремдә мин күп һәм төрле нәрсәләр турында яздым. Чуар язмышым төрле вакыйгаларга бай булды, гаҗәп кызыклы, искитәрлек шәхесләр белән очраштырды. Әлбәттә, ак кәгазьгә төшкән бар язмаларым да бер үк дәрәҗәдә түгелләрдер. Тик шунысын ышанычлы әйтә алам: мин беркайчан да әсәрләремдә икейөзлеләнгәнем, кемнәргәдер яраклашканым, алдашканым, кеше ышанмастайны сурәтләгәнем булмады. Гел йөрәгемне әрнеткән, кара көйдергән, дулкынландырган, шатлыктан исерткән хәлләрне тасвирладым. Ул яктан укучым каршында йөзем якты. Кем дә бармак төртеп күрсәтә алмас.
Каләм мине күп нәрсәләрдән мәхрүм итте. Башкалар уйнаганда, көлгәндә, акча артыннан куганда, мин башымны иеп кәгазь сырладым, төн йокыларымны калдырып, үз хыялларым арасында адаштым. Шул ук вакытта миңа каләм аңлатып бирә алмаслык ләззәт тә бүләк итте. Иҗат итү шатлыгын башка бернәрсә дә алыштыра алмыйдыр. Хәер, бу – минем шәхси инануым. Шундый хикмәтле дөньяда бардыр, әлбәттә, бардыр кырыкмаса кырык төрле могҗизалар. Аларын мин белмим.
Бу кадәр озын кереш сүзне нигә язарга уйладым соң әле мин? Сүз бит минем чутсыз фигыльләргә кереп иҗат итүем турында иде.
Бүген төн уртасында кисәк кенә уянып киттем. Йокы сыпырып алгандай юкка чыкты. Ни-нәрсә сәбәп соң әле бу йокысызлыкка дип, уңга-сулга әйләнгәләгәндә, бер төш ертыгы яктырып киткәндәй булды. Иске өебезнең абзар артыннан, өзә басып, әтием чыгып килә. Өстендә – гадәттәге пинҗәге, якасы кырылып агарган шакмаклы көрән күлмәге, аягында брезент ботинкалары... Куллары буш булганын мин хәтерләмим аның. Әле дә тубылгыдан үзе тимер станокка кыстырып бәйләгән саплы себеркесен кысып тоткан, төсләре уңган зәңгәр күзләре тирә-якны айкыйлар. Һаман нәрсәдер чистартып, себереп йөргән чагы булса кирәк. Йортта чүп-чар булганны җене сөйми иде мәхрүмнең. Фуражкасын күтәрә төшеп күк йөзенә карап алды да, кырт борылып, аранга таба титаклады.
Кепка киюе дә үзенчә иде аның. Ул чүпрәк баш киеме кибеттән алганда гына матур күренә, тарта-суза торгач, бераздан шәлперәеп төшә. Минем әтиме инде андый нәрсәне башына капларга? Шул чүпрәк кисәген дә рәткә салырга җаен тапкан иде ул. Бер бөтен гәзитне пөхтәләп төреп тасма хәленә китерә дә шул тасманы фуражканың эчке ягына җайлаштырып, як-якларын күтәртә. Чак кибеттән алган кыяфәткә керә баш киеме. Әлбәттә, тирли-тирли, гәзит кисәге рәвешен югалта. Анысы инде – икенче мәсьәлә. Аннан соң 2 тиенлек гәзитне алыштырып та куеп була ич ...
Төш шул урында өзелде, ә минем «келт» итеп уема килде: табак-табак кәгазьләр тутырып, мин бит аның турында телгә алырлык ярты бит тә язганым юк...
Кайдадыр баш капкачы төпкелендә сакланып яткан хатирәләр яңарды, вакыт тузанына өртелгән истәлекләр үзләре артыннан әйдәделәр, сагыш чорнады бар халәтне. Менә әле дә балачакта йөрим мин, үткәннәрне яңартам...
Минем әти башкалардан аерылып торган мәһабәт зат түгел иде. Уртача буйлы, кыска аяклы, шадра йөзле, тыңкыш борынлы булып минем хәтеремә сеңеп калган. Егет чагында да артык уңыш казанмаган, ахрысы, гүзәл затлар арасында. Минем әни мәрхүмә, бик ачуы чыккан чакларда:
– Без аны исәпкә-санга да алмый идек кызлар белән, – дип ачынып әйтеп куя иде. Әллә ачудан гына булгандыр ул сүзләре, тәгаен шулайдыр. Ник дисәң, әтине бик тә хөрмәт итә иде ул.
Әти мулла гаиләсендә туган. Әти-әнисе бик тә укымышлы затлар булганнар, диләр. Һәр заманның үз максатлары бит. Әти дини белем алмаган алуын, ә менә зур авылда беренчеләрдән булып шоферлыкка укып чыккан, абруйлы саналган. Гомер буе руль артында булды ул, тимер чокыды, шөреп борды. Сугышка кадәр машиналар нинди булганнарын бераз төсмерләргә була. Шул чакларда ук Миасс, Чиләбе, Уфа араларында чапкан ул. Әнигә яратып өйләнгән. Яшь кәләшен ерак рейсларга да гел үзе янында утыртып йөрер булган.
Сугыш башлангач, әтине беренче көннәрдә үк машинасы белән бергә фронтка озатканнар. Сталинградта булган, минада шартлап, чак үлемнән калган, Берлинга кадәр барып җиткән. Әтинең Берлинда булуы турында күп әйберләр хәтерләтә иде безнең өйдә. Мәсәлән, немец бритвалары. Шул бритваларны кадерләп төреп комод тартмасында саклый иде ул. Гел шулар белән кырынды, башка лезвиеларны санга сукмады. Аның озын, тубык тиңетен күн пәлтәсе бар иде, анысы да Герман җиреннән. Үзе эшләгән пыяла шкафның түрендә тышына ау этләре төшерелгән ялтыр тимердән ясалган берничә савыт сакланды.
– Берлинда чакта солдатларга туган өйләренә бушлайга посылкалар салырга рөхсәт иттеләр, – дип сөйләгәннәре хәтердә. Әни сүзләреннән беләм: әти авылга 11 посылка салган. Булгандыр-булгандыр, бик хуҗалыкчыл кеше иде...
Укучымда ялгыш фикер калмасын. Әтиемнең медальләре, Сталин башы төшерелгән «Рәхмәт хатлары» чутсыз иде. Никтәндер артык әһәмият бирмәде ул «награда»ларына. Хәзерге көндә МОПР, БГТО значокларын буйдан буйга тезеп, күкрәк киереп йөргән кешеләрне очратсам, әти искә төшә. Аның медальләрен күлмәгемә тагып, мин урамга мактанырга чыканнарымны хәтерлим әле. Сугыш юлын үткән иптәшләре белән төшкән карточкалары да хәттин иде. Барысы кадерсезләнде, таралды, югалды. Хәзер килеп, терсәкне тешләп булмый. Иң җанны үртәгәне: мин, югары белемле күсәк, нигә вакыт табып, кадерле кешемне каршыма утыртып, башыннан үткәннәрен кәгазьгә теркәмәдем икән? Аның яшьлек чоры, сугыш еллары, сугыштан соңгы тормышы турында бернәрсә дә белмим бит мин!.. Имеш тә, югары материяләр турында баш ватканмын, күккә төбәлгән булган уйларым, искелек калдыклары нигә кирәк? Ах, юләр дә була соң адәм баласы, бодайдан арышны аера алмый. Яши-яши генә чын кыйммәтләрне төшенә башлыйсың икән, ә вакыт үткән була, тү-тү...
Аның холкы-гадәте турында берничә сүз әйткән идем. Сыны тулырак күзаллансын өчен, тагын өстәмә. Әйткәнемчә, киемне бик кадерләп кия иде ул. Юклык чакта (сугыштан соңгы еллар!) авыл кешесендә нинди кием? Иң ару саналганы – кара төстәге билле фуфайка. Күрше Фассатар картта бүген кибеттән алган фуфайкасы да капырыш күренә, ә әтинең стенага элгәндә дә тышына гәзит каплап саклаган фуфайкасы яңага алыштыргысыз, бер тузан бөртеге тапмассың, кып итеп тора. Гади чүпрәк бүрекне дә килештереп кия белә иде ул. Эш киеме белән «яхшыга»ны һичкайчан бутамады. Урамга чыкса, ботинкалары ялтырап торыр, күлмәк-пинжәгенең бар сәдәфләре каптырулы булыр. Чәчен артык үстереп йөртмәде, һәр көнне ялтыратып кырынган булды. Ерып чыкмаслык баталак-чумалакта да итегенең балтырына пычрак ягылмады аның, кайда ничек басып үткәндер урамнан? Сакчыл иде, харап сакчыл иде мәрхүмем. Бер тарихны яңартсам, күпләр ышанмаслар да. Берлиннан (әлеге Берлиннан!) дошман вилсәпиден алып кайту җаен тапкан ул. Шул вилсәпидне, кара көз җиткәч, чистартып-майлап, аш өенең стенасына кертеп элер булган. Салкында кышлатырга ярамый икән андый затлы әйберне. Мин буй җиткергәндә, өй стенасында вилсәпид эленеп торган боҗралар сакланалар иде әле.
Аның карамагында булган хуҗалык әйберләре идеаль тәртиптә сакландылар. Себерке кирәкме – күзеңне йомып барып аласың, көрәкме, сәнәкме – барысы үз урынында. Кыш та, җәй дә, иртән дә, кич тә. Келәткә керсәң, андагы тәртип гаҗәпкә калдыра иде. Тезелеп киткән инструментлар үткерләнгән, саплары буялган, урасы уралган, көлеп торалар инде менә. Безнең әни мәрхүмә алай четерек түгел иде. Әйбернең бер китеге күренсә, чыгара да озата чүплеккә. Әти исә моның артыннан ул әйберләрне кабат җыештырып йөри, чөйгә элә, шүрлеккә озата.
– Дөнья малын алай бәргәләмә әле син, бер кирәкмәсә, бер кирәге чыга аның, – дип сукрана. Кирәге чыккандырмы, юкмы – анысы караңгы, әмма шулай сакчыл булуы истә калган.
Сакчыл гына түгел, бераз саранрак та иде ул, нәрсә яшерергә. Акчаның кыйммәт чагы, һәр тиен исәптә. Ниндидер расхудлар туса, үзе тегеп алган янчыгын кырык алып кесәсеннән, кырык салыр иде, кат-кат исәпләр иде шымартып тезелгән берлекләрне, шуңа баш чайкый-чайкый уфтануларын да кушып җибәрсәң...
Эшкә маһир булды, тимер эшенә дә, агач эшенә дә. Бер башы 2 өй салды ул. Өмәләр ясап буратмады, юк-юк (әллә саранлык, әллә юклык ). Эштән соң озын-озын бүрәнәләрне бурага мендереп почмак чабар, паҗ алыр иде. Кемдер ышанмас ялгыз башы бүрәнәләрне күтәрүенә. Әмма ул чаклардагы өйләрне бүгенге чамасыз зур коттеджлар белән чагыштырасы түгел. Аннан соң, эш рәтен белгән кеше бүрәнә белән эш итүнең үз хәйләләре бар икәнен раслар, дим. Ә тимер-томыр белән эш итү тәкъдиренә язылган иде мәрхүмнең. Нинди генә машиналар йөртмәде ул, кайларга гына бармады. Гел руль артында, я булмаса, төзәтәм дип, машина астында...
Җәяү йөрергә яратмады. Соңгы чиктә вилсәпидкә атланып булса да йомышын йомышлар иде. Озак еллар өч тәгәрмәчле мотороллерны якын итте. Шуның белән печән-утын ташыды, ат урынына йөртте аны. Үзе үлгәч тә әле шул борынгы комарткыны оныклары әллә дистә ел иләделәр. Сәгать кебек эшли, диделәр...
Мине ярата иде ул. Бердәнбер улын кем яратмасын, ди? Миңа кадәре гел кызлар, кызлар. Ерак юллардан кайтканда, кесәсендә минем өчен аерым күчтәнәч була торган иде. Әллә 4, әллә 5 яшьлек чагымда җиңнәренә кызыл якорьлар тегелгән матрослар бушлаты алып кайтканы хәтергә уелып калган. И шатланган идем дә инде яңа киемгә. Әти мин шатланганга шатланган иде. Якын дуслар да шатландылар кушылып. Мине гел чаналарына утыртып сөйрәп йөрттеләр. Шундый матур бишмәтле дусны ни. Ярты гасыр элек булган иде ул вакыйга. Ә бүгенгедәй күз алында… Үз баласының шатлыгына шатлана алган әти начар кеше булмагандыр, дип уйлыйм мин.
Фәрештәгә тиң зат итеп сурәтли, дип кабул итүчеләр булыр. Юк, минем әти дә, бар адәм балалары төсле, хатадан хали бәндә түгел иде. Ялгышкан, адашкан чаклары еш булды. Ләкин хәзер килеп гел яхшы яклары гына хәтергә килә. Бәлки, сагыну билгесе шул була торгандыр.
Еллар үткән саен арадан киткән кадерле, якын кешеләр ешрак искә төшәләр, йөрәкне әрнетәләр. Сагындыралар, сары сагышка салалар. Мин сагынам сине, әти. Менә шул язган сагышлы юлларым синең рухыңа дога булып барып ирешсен иде...