Әти безне ташлап киткәндә, абый да, мин дә әле кечкенә балалар гына идек. Әти-әнинең аерылышуы – минем иң зур, иң тирән яра. Монда «алар аерылышса да, дустанә мөнәсәбәтләр саклап калды» дип сөйләрлек матур әкият юк.
Әти әни белән бергә яшәгәндә үк аңа башка хатын-кыз белән хыянәт итте. Мин моны төгәл беләм. Бу – үпкәләгән хатынның үзен корбан итеп күрсәтергә теләп, элекке ире турында ямьсез сүзләр уйлап чыгаруы да түгел.
Әтинең сөяркәсе гел аның янында булды, аңа ияреп йөрде. Хәтта әни белән аерылышканда, милек бүлешкәндә, суд утырышларына да әтигә ияреп йөрде ул хатын.
Сөяркәсе үзе бик әдәпсез, әрсез тотты. Кирәксә-кирәкмәсә кысылып, сүз кыстырып утырды.
Аерылышканнан соң әни, бөтен көчен бер йодрыкка төйнәп диярлек, абыйга һәм миңа әти белән аралашырга, күрешергә рөхсәт итте. Гәрчә, үзе әйткәнчә, бу – аның өчен авыр карар булган. Ул әтине күралмады, әмма безне аның белән аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә дә теләмәгән.
Тик әти бу очрашуларга да үзенең яңа мәхәббәт ияртеп килә иде. Миңа бу хатын янында әти белән аралашу уңайсыз, читен иде, мин ул хатыннан курыктым да. Минем өчен ул гомер буена безнең гаиләне җимерүче булып калачак.
Сүз уңаеннан, әти үзенең бу Сабинасына барыбер өйләнмәде. Алар әтинең фатирында бергә яши, әмма ул әти өчен барыбер сөяркә генә булып калды.
Сабина – әллә нинди оятсыз, вульгар һәм ямьсез итеп кычкырып көлә торган хатын-кыз. Ул сөйләшкәндә бүлдерергә, кирәксә-кирәкмәсә үз сүзен кыстырырга ярата иде. Тик иң начары – ул абый белән мине күралмый, безне җене сөйми.
Әле без мәктәптә укыган да ук ул:
«Сез әтиегезне яратмыйсыз бит! Сезгә аннан акча гына кирәк!» – дип гел тукып торды.
Ә әти рәсми алиментлардан башка, безгә бөтенләй дә акчалата ярдәм итмәде. Без өметләнә алган иң зур әйбер – әтинең туңдырма алып бирүе һәм безне паркка алып баруы иде.
Сабина аркасында без әти белән сирәк аралашабыз. Һәр очрашу – стресс. Быел миңа 27 яшь тулды. Соңгы тапкыр әтине көзен, туган көне белән котлаганда күрдем.
Берничә көн элек әти көтмәгәндә үзе шалтыратты һәм очрашырга тәкъдим итте. Тик сөйләшү ничектер ямьсез булды.
Әти ниндидер медицина тикшеренүе узган, яшем дә бара инде, ди. Әллә нинди куркыныч нәрсә тапмаганнар, анысы, тик шулай да, операция ясатырга кирәк, дигәннәр.
«Шушы хәлдән соң гына аңладым, мин бит үлә алам! Васыятьнамә турында да уйларга вакыт җитте бугай...» – диде әти.
Бу – минем өчен бөтенләй көтелмәгән һәм күңелсез тема иде. Әти әле исән вакытында ук васыятьнамә язып калдырырга һәм анда абый белән мине дә кертергә тели икән.
Тик минем өчен бер нәрсә гаҗәп булды – ул Сабина турында телгә дә алмады.
«Мин Сабинаны гаиләм дип санамыйм, ә сез – минем турыдан-туры мирасчыларым», – диде әти.
Шуннан соң минем тормыш бер мәхшәргә әйләнде. Сабина әтинең планнары турында ничек белгәндер, анысы миңа караңгы, тик ул мине җәфалап бетерергә уйлый ахрысы.
Әтинең сөяркәсе көненә әллә ничәшәр шалтырата, мирастан баш тартырга күндермәкче була.
«Сезнең анагыз да бар бит әле! Әтиегездән дә, әниегездән дә фатир кала, бик күп булмасмы соң?» – дип кычкыра.
Ә миңа күп түгел менә. Мин әти-әниләр балаларына бу тормышларын җайга салуда ярдәм итәргә тиеш дип саныйм.
Бер фатир абыйга булса, берсе миңа була. Тормышыбызны яхшырта торган әйбердән нишләп әле үзебез теләп баш тартырга тиеш ди без?
Сабина миңа янап та карады инде. Әмма мин инде олы ападан куркып тора торган теге нәни кызчык түгел. Хәзер мин үземне яклый алам, Аллаһка шөкер.
Ә әтинең сөяркәсе каяндыр әнинең номерын тапкан! Шалтыраткан. Безгә, ягъни, абый белән миңа мескен карттан соңгы почмагын тартып алу оят түгелме, дип сораган.
Сабина абый белән безнең араны төрлечә бозарга тырышып карады. Шалтыратып эзәрлекли. Әле абый әздән генә аңа бирешми калды, ярый вакытында аны кире күндереп өлгердем.
Әгәр инде әти исән вакытында безнең тәрбия белән шөгыльләнмәгән икән, хет үлгәч бер файдасы булсын.