«Әти, йөзеп чык инде, зинһар». Танылган бизнесмен батучыларны коткарганда һәлак булган
Краснодарда танылган бизнесмен, «МВБ» сәүдә йортына нигез салучы, тегү фабрикасының элеккеге хуҗасы, 2 төбәктә чегәннәр диаспорасы башлыгы Владимир Маеров Адыгеяда һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Ул суга батучы 2 кешене коткарган, өченчесен алырга кергәч, үзе дә су астына киткән.
27 майда Кубань елгасы буенча 3 яшь кеше ял итә. Алар хәмер эчә. Музыка кычкырталар. Кич белән су коенырга булалар. Бу турыда күршеләр сөйли.
«Караңгы төшкәч, суда чыпырдаган тавышлар булды, аннары ярдәм сорап кычкыра башладылар. Бөтен күршеләр йөгереп чыкты. Биредә чегән гаиләсе яши. Алардан бер ир-ат киемнәре белән суга сикерде. 2 кешене ярга алып чыкты», – ди күршеләре.
Аннары ул суда калган кызны алырга кереп китә. Хәле бетә, һәм агым аны кыз белән бергә алып китә, ди күршеләр.
Владимирның балаларының җан өшеткеч тавышлары ишетелә. «Әти, йөзеп чык инде, зинһар!» – ди алар.
«28 майга каршы төндә Старобжегокай авылында «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә 2 кыз һәм 1 егет Кубань елгасы буенда хәмер эчә, су коена. Кызларның берсен суда вакытта агым алып китә башлый. Икенче кыз һәм егет аңа ярдәм итәргә маташа. Агым аларны да алып китә башлый. Ярдәм сорап кычкырган тавышка биредә яшәүче ир-ат килә, ул егет белән кызны алып чыга. Аннары аны һәм тагын бер кызны агым алып китә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.
Тикшерү бара, мәетләрне эзлиләр.