Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти йоклаганда, ут төрт әйдә!» Биш бала өйдә янгын чыгарган

news_top_970_100
«Әти йоклаганда, ут төрт әйдә!» Биш бала өйдә янгын чыгарган
Фото: https://t.me/s/mchskhv

30 майда Хабаровск өлкәсенең Майский бистәсендә 2 катта урнашкан фатирда янгын чыга. Әти кеше һәм аның 5 баласы булган өй яна башлый. «Әти йоклаганда, ут төрт әйдә», дип «Комсомольская правда» яза.

Әти кеше балыктан кайта да ял итәргә була. Шул чакта балаларның берсе зажигалка ала һәм ут белән уйный башлый. Аннары диванга ут каба. Балалар аталарын йокыдан көч-хәл белән уята. Бу вакытта 4 бүлмәле фатирны төтен баскан була инде.

Әти кеше, балаларын алып, күрше бүлмәгә чыга, тәрәзәне вата. Узып баручыларны ярдәмгә чакыра. Җәймәләрне бәйләп ясалган баудан балаларны урамга чыгаралар. 4 яшьлек малай бәрелә, пыялага киселә. Ир-ат азактан үзе дә урамга сикерә.

Янгын сүндерүчеләзр фатирга тәрәзәдән керә, ярты сәгатьтә утны сүндерәләр. Бәхеткә, бар кеше дә исән. Баланы табиблар карагач, кайтарып җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100