Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти гаиләдән киткәч, абыем белән генә аралашты, ә егерме ел узгач минем дә кирәк чыккан»

news_top_970_100
«Әти гаиләдән киткәч, абыем белән генә аралашты, ә егерме ел узгач минем дә кирәк чыккан»
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Әти белән әнинең аерылышуы минем өчен көтелмәгән хәл булмады. Үземне белә-белгәннән бирле аларның мөнәсәбәтләре шуңа таба бара иде инде. Аралашулары, мөнәсәбәтләре һәрчак киеренке булды.

Иң яхшысы дигәндә – икесе ике бүлмәгә кереп китә һәм сөйләшми. Пыр тузып талашып, сугышуга кадәр барып җиткән чаклары да була иде. Мондый чакларда абый белән миңа да эләгә.

Ниһаять, алар бер-берсен газаплаудан туктарга һәм аерылышырга булды. 10 ел бер-берсен интектереп яшәгәннән соң, аларны бу адымга нәрсә этәргәне миңа мәгълүм түгел, тик мин бу яңалыкны ишеткәч, җиңел сулап куйдым.

Абый һәм мин әни белән калдык, миңа калса, монда башка вариант була да алмый иде. Мин, гомумән, әтинең безне тәрбияләвен күз алдына да китерә алмадым.

Безгә әти белән аралашуны беркем дә тыймады, шулай ук аңа да безнең белән аралашуны тыймадылар. Тик әти, ни өчендер, бары тик абыем белән генә аралашуны хуп күрде. Ул аны ялларга үзе янына алып китә, җәйләрен аны ял итәргә үзе белән ала иде, яхшы бүләкләр дә абыйга гына эләкте.

Минем дә әти янына бик барасым килә иде, тик әти һаман «башка юлы» дип әйтә килде, тик ул «башка юлы» бервакытта да җитмәде. Абый исә 16 яшеннән тәмам «бәйдән ычкынгандай» булды, әнине тыңламады һәм бөтенләйгә әти янына күченергә уйлады. Шуннан бирле минем абый белән дә аралашканым булмады. Хәер, моңа кадәр дә без аның белән әллә ни бик дус-тату булмадык. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: абый олы бала булгач, аңа әти-әни кайгыртуы, игътибары күбрәк эләкте.

Әти белән әни аерылышкач, абый әти белән дә аралашуын дәвам иткәч, ничектер масаеп китте, борынын чөйде, миңа теләсә нинди начар сүзләр әйтүдән дә тайчанмады, әти биргән бүләкләре белән мактанды.

Ә абыйга һәм миңа биргән бүләкләр бик нык аерыла иде. Миңа йомшак уенчыклар, блоконт-ручка булса, абыйга исә, әле конструктор, әле уен приставкалары булды, соңрак телефон һәм компьютер да эләкте.

Юк, әни мине ким итмәде, тик аның акча мөмкинлекләре генә саерак иде. Ул ике бала караса, әти исә абыйны гына иркәләде. Алимент турында сүз дә булмады, әти миңа түләмәде.

Абый әти янына күчкәч, әни белән безгә яшәү җиңелрәк булып калды. Элек тә әни белән мөнәсәбәтләребез начар булмады, ә абый киткәч, бөтенләй җайланды. Минем дә истерикага бирелерлек, үпкәләрлек сәбәп булмады.

Әни әллә нидә бер булса да абый белән аралашып торды, ни дисәң дә – баласы бит, ә шуннан соң абый белән минем аралар тәмам өзелде, чөнки әти башка шәһәрдә яши иде. Хәер, абый белән әллә ни аралашырга атлыгып та тормадым.

Мин бары тик тормышымнан әтине дә, абыйны да сызып ташладым. Без әни белән яхшы яшәдек, ял итәргә йөрдек, бәйрәмнәрне дә икәү бергә уздырдык. Мин өченче курста укыганда, әни бик яхшы ир-атка кияүгә чыкты.

Алар үги әтинең өендә яши башлады, ә әни безнең фатирны миңа теркәде. Әгәр әнинең гаилә тормышы барып чыкмаса, ул теләсә кайсы вакытта кире бу фатирга әйләнеп кайта алачак, дип килештек. Ә фатирны минем исемгә күчерү күбрәк гарантия өчен, барыбызга да тынычрак булсын өчен иде.

Әмма әнинең гаиләсе нык булды, икенче иреннән уңды, аннан ялгышмады ул. Мин исә үги әтинең беренче никахыннан туган балалар белән бик теләп, рәхәтләнеп аралашам, әни янына кунакка барам, шәһәргә килгәндә, үзләре дә минем янга керми китми.

Минем туйда да әти урынында әнинең икенче ире булды. Үги әтинең ирем белән дә мөнәсәбәтләре яхшы.

Мин инде абый белән әти турында оныткан да идем, тик 20 елдан артык вакыт узгач, әти үзенең барлыгын искә төшерергә булды. Каяндыр минем телефон номерын тапкан, шалтыратып йөдәтә башлады.

Башта «минем турында тәмам оныттың, туеңа да чакырмадың, онык тугач та хәбәр итмәдең»,дип, миңа үпкә дә белдереп маташты. Тик аның бу үпкә-сапкасы мине көлдерде генә.

«Абый кеше, син кем соң? Нишләп әле мин сине каядыр чакырырга, нәрсәдер сөйләргә тиеш? Син бит үзең мине тормышыңнан сызып ташладың, улың белән генә аралаштың», – дидем мин дә, усалланып.

Әтидән абыйның төрмәдә утырганын белдем, икенче тапкыр утыра икән инде. Хәтта нәрсә өчен утырганын да сорашмадым, кызык та түгел, кирәк тә түгел. Әти картлык көнендә ялгыз калу ихтималын аңлагандыр, күрәсең. Һәм менә кайчандыр үзенең ике баласы булуы исенә төшкән.

Хәзер минем белән аралашырга омтыла, кунакка киләм, дип куркыта. Килсә дә бусагадан да атлаттырмыйм, аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми.

Әти мине, үчле һәм каты бәгырьле ди, бу тормышта иң мөһиме – гаилә булырга тиеш, дип акыл өйрәтә. Менә монысында ул хаклы. Гаилә! Һәм минем зур гаиләм бар, тик менә ул гаиләгә әти генә керми. Моны мин түгел, ә ул үзе шулай хәл итте.

Хәзер инде мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкин түгел. Кайчандыр мин дә әтигә кирәк булмаган кебек, миңа да хәзер бу аралашу кирәкми. Әнә яраткан улын төрмәдән көтсен, хәзер аның кызы да, оныгы да юк инде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2024
    Исемсез
    Бик дөрес, балакаем!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100