«Әти безне үтермәкче иде», «13 тапкыр чәнчегәч, киттем» – җәберләнгән хатыннар язмышы
Авыр хәлдә калган һәм махсус фондлардан ярдәм сорап килгән хатын-кызлар турында «Казанские ведомости» яза. Нинди генә язмышлар юк! Яшь ана, баласы белән әтисе янына сыену урыны сорап кайткан да, бер кат кием белән чыгып качарга мәҗбүр булган... Тагын бер хатын иреннән 4 баласы белән качкан...
«Әти куып чыгарды»
Минем белән 30 ел аралашмаган әтием мине үз янына Кемерово өлкәсеннән чакыртып кайтартты. «Кызым, миңа күченеп кил, мин сиңа булышам», – дигән булды. Балам белән әти янына күчеп кайттык. Бер ай тирәсе бергә торганбыздыр.
Бер көнне ул бергә торган хатыны белән белән эчеп исерде дә яный башлады. «Яхшы чакта өемнән чыгып кит, чыкмасаң атып үтерәм», – дип куркыытты. Миңа «аферист», дип әллә нинди сүзләр әйтеп бетерделәр. Имеш мин әти үлгәч калачак байлыкны эзләп кайтканмын...
Казанның «Мәрхәмәтле гамәлләр» үзәгендә яшәүче Юлия күз яшьләренә буыла-буыла үзенең тарихын сөйләде.
Юлия 2020 елда Кемеро өлкәсендә эшсез кала. Әтисе янына сыенып авырлыклардан котылмакчы була, әмма бу ана белән бала тормышына бары хәсрәт кенә китерә.
Юлиянең әтисе хәрби кеше, аның утлы коралы бар икән. Сүзгә килгән чакта ата баласына һәм оныгына атып үтерәчәге турында яный торган булган.
«Март ае иде ул. Балам авырудан соң рәтләнеп кенә килә. Ютәле дә бетмәгән. Шул төндә өстемә бер кат кием кигән килеш урамга чыгып чаптым, кулымда телефон гына бар иде, әти башка әйберләремне бирмәде», – дип сөйләдеяшь әни.
Атасы өеннән куылганнан соң алар 4 көнне хостелда уздыра. Аннары интернет аша «Изге гамәлләр» фондын эзләп табалар.
«Көлке яңгырыйдыр, әмма мин болай килеп чыкканга бик рәхмәтле. Фонд миңа вакытында ярдәм итте, мин эш таптым, хәзер Казанда фатир арендалап торам. Миңа психологик ярдәм күрсәттеләр, беренче биш айда финанс яктан булыштылар, баш өстендә түбәбез бар иде, азык-төлеккә акча бирделәр. Ул чакларны искә төшерсәм, сулавы да авыр», – дип сөйли Юлия.
Кыз фондка мөрәҗәгать иткәч, хезмәткәрләре белән бергә реабилитация план-программасын төзегән.
«Программада үз керемнәрең, чыгымнарың турында сөйлисең. Әгәр кешенең финанс мөмкинлекләре юк икән, фонд ярдәм итә. Ул вакытта әле пандемия иде, мин эшкә урнаша алмадым, биржада озак тордым. Нәтиҗәдә, фонд мине бер компаниягә урнаштырды, мин анда инде бер елдан артык эшлим. Шуңа күрә фонд – минем икенче йортым», –дип Юлия.
Ярдәм күрсәтү йортында яшәгәндә Юлия үзе кебек авыр язмышка дучар ителгән бүтән хатын-кызлар белән йорт участогында бакча булдырган. Ул вакытта алар йортта дүрт гаилә яшәгән. Фонд кагыйдәләре буенча кризис үзәгеннән ярдәм алучы барлык әниләр дә эшләргә тиеш.
«Мин бу кагыйдәләрне укыганда гаҗәпләнмәдем, бернинди дә булдыра алмаслык нәрсә юк. Син өйдә яшисең, тәртип урнаштырасың, балаңны карыйсың», – ди Юлия. Ул фондка «берни дә эшләмәскә күнеккән һәм шундый тормышка җайлашкан» хатын-кызларның еш мөрәҗәгать иткәләгәнен әйтте.
«Отвертка белән 13 тапкыр чәнчеде»
Хатын-кызлар мондый үзәкләргә гадәттә ирләреннән качып килә. Людмила алты ел иренең кыйнауларына һәм мораль яктан түбәнсетүенә түзеп яшәгән. Ире кибеттә 13 тапкыр отвертка белән чәнчегәннән соң гына фондка мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң гына Людмила дүрт бала белән качып китә, яңа тормыш башларга була.
Фонд хезмәткәрләре әйтүенчә, гадәттә хатын-кызлар ирләренә еш кына акыл керер дип уйлый. Ирләре дә болай уйларга сәбәпче була. Кызларның берсе сөйли – балалары белән өйдән чыгып киткәч, ире аны эзли башлаган, елый-елый мәхәббәт аңлаткан. Тик хатын кире кайткач, аның икенче «исеме» барлыкка килә – «хайван». Ире аны гел кыйнап тора башлый. «Бар, полиция чакырт, йөгер, зарлан», – дип әйтә торган «мәхәббәтле» ир.
Авыр хәлдән чыгып була
Җәберли торган ир-атлар корбаннарын эзәрлекләп тә йөри. Бу бигрәк тә ир-ат баш дигән кагыйдә кабул ителгән милләт вәкилләрендә күзәтелә. Мәсәлән, гаиләләрендә кыерсытылып яшәгән ике Дагыстан кызы Казанга качкан. Аларның эшләре дә, белемнәре дә юк, икесе дә 17 яшьләрендә көчләп кияүгә бирелгән кызлар. Өендә даими рәвештә кыерсытылганнар. Кызлар бер елга якын Дагыстанда «Марем» кризис үзәге белән эшләгән, түзәр хәлләре калмагач, күчерүне сораганнар.
Кызлар Казандагы «Мамин дом» үзәгенә эләгә. Тик, кызганычка, алар яңа тормыш башлый алмыйлар. Казанга килгән беренче көнне үк полиция киемнәреннән кешеләр килеп, аларны вакытлыча яшәп тору урыны булган приюттан урлап китә.
«Бездә мондый хәл өч ел элек булган иде, тик ул чакта бу дәрәҗәдә оятсызлык булмады. Янадылар да, акча да төртеп карадылар, полиция генералларына кадәр килде — кызны яклауны туктатуны сорадылар. Аларның хатыннарын буйсындырып яшиселәре килә», – дип сөйли «Изге гамәлләр» фонды җитәкчесе Алия Байназарова.
Җитәкче мондый очракларда һәрвакыт хатын-кыз мәнфәгатьләрендә эшләвен әйтә.
Хатын-кызларны яклый торган урыннар күпме?
Психотерапевт Маргарита Гурьянова сүзләренә караганда, авыр тормышта калган хатын-кызларга ярдәм итә торган мондый үзәкләр хәзерге вакытта гадәти күренешкә әйләнеп бара.
Озак вакытлар басым астында яшәгән яки туендыручысын, мал-мөлкәтен югалткан хатын-кызлар психологик яктан бик арган була. Алар нервланган, стресс халәтендә була, үзләрен дә, балаларын да тәэмин итәрлек хәлдә булмыйлар. Психик сәламәтлекне торгызу өчен генә дә 2-3 ай вакыт кирәк. Шул ук вакытта терапия өч төп өлештән тора: үз-үзеңә, әйләнә-тирәңә һәм киләчәккә уңай караш булдыру. Кризис үзәкләрендә башка алым — мотивацияле алым тәкъдим итәләр. Хатын-кызга яңадан тормыш башлау өчен 2 ай вакыт бирелә һәм шул арада ул эш табарга тиеша.
Гурьянова реабилитациянең мондый алымын шик астына куя. Мондый җирләрне ана һәм бала өчен «туктап алу пункты» буларак кына бәяли. Тик шулай да ул безнең илдә мондый фондларның үсүенә һәм ярдәм итәргә әзер булган кешеләр калуын уңай яктан бәяләде.
«Мондый үзәкләрдә яшәү шартлары һәм атмосфера бик яхшы. Хезмәткәрләр беренче вакытта кирәк булган әйберләр белән ярдәм итә һәм балаларны кайгырта», – ди психотерапевт Маргарита Гурьянова.
Ольга Полякова
Алёна Низамова тәрҗемәсе