Кайвакыт кешеләргә балаларны кайгырту сылтавына ышыкланып ятканчы, аерылышулары хәерледер дип уйлыйм мин. Үземнән белеп әйтәм, бу хәлләрдән балаларга бары тик авыр гына, алар җәфалана гына. Минем әти белән әни үз вакытында аерылышып калмады, ә хәзер бергә килешеп яши алмаулары аркасында гел мине йөдәтеп торалар. Ә минем үз гаиләм бар һәм шушы бетмәс-төкәнмәс шалтыратулар, әти-әнине дуслаштыру өчен кайтып йөрүләр аркасында, үз гаиләмдә дә проблемалар башланды.
Мин үземне белә-белгәннән бирле әти-әни эт белән мәче кебек яшәде. Башта болар юк-барга әйткәләшеп алу гына була да, соңыннан гаилә мөнәсәбәтләре кабат җайлашып китә иде. Әйе, гаиләдә төрле хәлләр була, савыт-саба шалтырамый гына тормый, бер пар чыгарып талашып аласың да, икенче көнне берни булмагандай дуслашып куясың.
Тик тора-бара аларның мөнәсәбәтләре начарланды гына. Низаглар артканнан-артты, ә дуслашуларны бик озак көтәргә туры килә иде. Әти белән әни вакытларын да бергә уздырмый башлады. Мине дә гел «әтиеңә әйт» яки «әниеңә әйт әле» дигән сүзләр белән борчып тордылар. Алар миңа ачулы кебек тоела иде, чөнки алар бөтен тискәре хис-кичерешләрен миңа чыгаралар.
12 яшьләрдән башлап мин гел аларның аерылышуын көтә башладым. Чөнки, барысы да шуңа таба бара, дип уйлый идем. Әти белән әни аерым бүлмәләрдә йоклады, икесе ике төрле ял итте, бары тик ачуланышу-кычкырышулары гына бергә һәм гел була иде. Гел мондый мөнәсәбәтләр булганда иң акыллы юл – аерылышу бит инде. Әмма юк, алар бер-берсенең һәм минем теңкәмә тиеп яшәүләрен дәвам итте.
Мин мәктәпне бетергәч тә югары уку йортын махсус рәвештә башка шәһәрдән эзләдем. Үземә карата бетмәс-төкәнмәс шелтә-үпкә ишетеп гарык булган идем инде. Хәер, ул сүзләр миңа да түгел, мин бары тик аларның кайнар кулына гына эләгә идем.
«Тагын урамга чыгып китәргә җыендыңмы? Ә миңа кем ярдәм итәчәк? Тач атаң булсаң да булырсың икән! Сезгә барыбер бит, бер мин ишәк кебек эшлим дә эшлим!» – дип ачулана иде әни.
«Телләшеп торма монда! Анаң сыңары, аңа да бер сүз әйтсәң, кырык сүзгә җитә. Уйларга өлгергәнче әйтеп ташлый. Әй, уйларга башы булса әйтер идем, тфү!» – монысы әти сүзләре.
Бу агрессиянең ниндидер миңа аңлашылмый торган төре иде. Алар ачуларын бер-берсеннән түгел, ә бер яклаучысыз булган балаларыннан – ягъни, миннән алалар. Күрәсең, мин киткәч, хәлләр тагын да мөшкелләнгән, аларга яки берни эндәшмәскә яки бер-берсе белән сөйләшергә туры килгән.
Каникулларга да кайтырга яратмый идем. Әни әтидән зарлана, әти әнидән зарлана. Алар мөнәсәбәтләрен бик тәмләп һәм кычкырышып ачыклый иде, әйтерсең юылмаган савыт-саба мәсьәләсен миннән башка хәл итеп булмый. Әти-әнине бер-берсендә бөтен нәрсә – һәр хәрәкәт, һәр ым ярсыта иде.
Ул зарлануларның иге-чиге юк!
Мин әнигә берничә мәртәбә, аерылышырга һәм беркемнең дә нервысын ашамаска кирәк, дидем, тик ул һәрвакыт баш тарта.
«Әйе, ди, хәзер фатир бүлешәсе, яңа урынга урнашасы. Гомер буе җыйганны җилгә очырыргамы?» – ди.
«Картлык көнендә аерылышып адәм көлдереп булмый. Безнең турыда нәрсә уйларлар?»
Ә аның каравы, миңа гел шалтыратып тинтерәтеп тору, чираттагы талаш, бер-берсеннән тәмам гарык булуларын сөйләү – гадәти хәл, шулай булырга тиеш кебек.
«Кайт та, әниеңне тынычландыр әле! Бөтенләй башы китте ахры, юкка-барга бәйләнә!» – дип әти шалтырата. Ә аның артыннан әни...
«Әйдә, кайт, атаңа карап соклан! Эчеп, дөнья туздырып ятудан башканы белми, мине хезмәтче итеп күрә!»
Ә минем ирем, үз шәхси тормышым бар! Гел әти-әни янына йөрүемә иремнең дә ачуы килә башлады инде. «Бу мөнәсәбәтләрдә үземне артык тоям», – дип әйтә. Янәсе, мин гел әти-әни белән телефоннан сөйләшәм, язышам, гел кайтып йөрим, ә үз гаиләмә вакыт калмый.
Хәтта оныклары туу да әти белән әнине гел чәкәләшеп торулардан арындырмады, гәрчә мин башкача булыр дип көткән идем. Әмма алар гел ызгышып торуны, миңа зарлануны һәм мөнәсәбәтләренә минем катнашуымны таләп итүне кулайрак күрә. Ә мин арыдым. Башка бу галәмәтләр катнашасым да килми. Тик соңыннан үземне гаепләп, битәрләп яшәмәс өчен, моны ничек эшләргә икәнен генә белмим.