Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти белән әни кеше, өч баласын Чаллыда ташлап калдырып, чит илгә киткән

news_top_970_100
Әти белән әни кеше, өч баласын Чаллыда ташлап калдырып, чит илгә киткән
https://pixabay.com/

Ир белән хатын, Чаллыда өч кыз баланы әбиләре белән ташлап калдырып, чит илгә китеп барганнар. Алар барысы да Россия гражданнары түгел. Бу турыда «Челнинские известия» Чаллы судына сылтама белән хәбәр итте.

Чаллыда яшәүче хатын бу балаларны ата-анасы ташлап калдыруын исбатлаган.

Суд материаллары буенча, бу хатын танышының өч оныгын ялгызы гына тәрбияләвен сөйли. Кызларга 3, 4 һәм 6 яшь. Аларның ата-анасы һәм өлкән апалары Урта Азиядә туган, калганнары Чаллыда туган.

Ир белән хатын Чаллыга акча эшләргә килә, әби кеше оныкларын карап тора. Гаиләдә бар да тыныч кына барганда, әти белән әни кеше китәргә карар кыла. Ләкин алар туганнарын үзләре белән алмый. Ике елдан артык элек алар Брянск шәһәре аша чит илгә китә, һәм әлегә кадәр аларны эзләү игълан ителгән.

Әби кешенең дә Россия гражданлыгы юк, аңа оныклары өчен социаль түләүләр бирелми, ике нәни кыз балалар бакчасына йөри алмый. Олы кызны гына мәктәпкә урнаштыра алганнар.

Суд  әбигә даими опека, социаль гарантияләр һәм Россия территориясендә яшәүне рәсмиләштерү карары кабул иткән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100