Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти ат белән Сабантуйга алып бара алмый калды»

Наил абый Сабиров 1932 елның 22 августында Әтнә районының Дусым авылында туа. Хезмәт юлын 1950 елда укытучы буларак башлый. 1954-1960 елларда комсомол оешмасында җитәкче булып эшли. 1960 елда аны «Чулпан» колхозы рәисе итеп сайлыйлар, биредә 34 ел колхоз белән җитәкчелек итә. Ул – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

news_top_970_100
«Әти ат белән Сабантуйга алып бара алмый калды»

"Сугыш башланганда миңа тугыз яшь иде. Әтием Закир апай белән мине атка утыртып Сабантуйга алып барырга тиеш. 1937 елда әтине колхоз рәисе итеп билгеләп куйдылар, шуның өчен таңнан торып эшкә чыгып китә иде ул. 1941 елның июнь иртәсен бик ачык хәтерлим, күңелемдә авыр хатирә булып сакланып калды ул. Якты һәм аяз көн иде ул, күктә бер болыт әсәре дә юк. Кәефләр дә күтәренке. Ул чакта сугыш башланганын белмим әле, түземсезлек белән әтинең эштән кайтуын көтәм. Тәрәзәдән күземне дә алмыйм.

Ниһаять, әти дә кайтып җитте. Йөзендә ниндидер җитди уйчанлык, тирән сагыш. «Улым, сугыш башланган, бәйрәмгә барып булмый әле. Син өйдә калып тор, ә мин апаңны алып кайтам», - дип чыгып китте. «Сугыш» дигән шомлы сүзне беренче тапкыр шул вакытта ишеттем дә инде", - дип сөйли Наил абый.

«Аерылыша алмый тордык, чалбарына тагылып бардым»

Әтисе Закирны, 1896 елгы булганга, ярты ел армиягә алмыйлар. Соңрак, 1941 елның икенче яртысында гына хәрби хезмәткә чакырыла ул. «Әтине озатырга әни белән авыл башына кадәр мендек. Әти барыбызны да кочаклап саубуллашты. Мине кысып-кысып кочаклаганы истә калган. Анын белән озак вакыт аерылыша алмый тордык, аның чалбарына тагылып бардым.

Поезд кузгалып китте... Без - дүрт бала: бер ир, өч кыз, әни белән елап авылда калдык. Бөтен тормышның авырлыгы әни җилкәсенә төште. Без, балалар да, әни кайда эшләсә, шунда булдык. Сарыклар караса, сарык карадык, бозау караса, бозау тәрбияләдек. Ач-ялангач булса да, авыл халкы, дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәге көнгә ышанычы зур иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүен дә чәчте, урак белән игенен дә урды», - ди ул.

- Әти хатларны күп язды, берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга идек. Хатларның кайсын гына алсак та ул җиңүгә ышаныч белән язылган иде.

Авырлыкларга карамастан, әти җылы сүзләр табып безне һәрвакыт җиңүнең киләсенә ышандырды. Хатларында үзенең сугышчан иптәшләре хакында да язды. «Сугышта тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның файдасы тиде»,– дип язган ул бер хатында. Әти тәмәке тартмады, - дип искә алды Наил абый.

«Тиздән үләчәк, озак яши алмас, дип әйттеләр»

1943нче елда Закир абый сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. Армия хезмәтеннән азат ителеп, туган авылына кайта.

- Без ат белән каршы алырга барганда әти җәяүләп Җөлби авылына кадәр кайтып җиткән иде. Аның кайтуы бәйрәмгә тиң булды. Тик ярты елдан соң әти кабат сугышка китте. Ләкин 1944нче елның ахырында авыр яраланып кайтты. Әтинең хәле катлаулы булганга күрә, аны самолет белән Казанга алып киттеләр. Без әни белән аның янына хастаханәгә бардык, шәфкать туташы чыгып, әти белән саубуллашырга рөхсәт бирде. Тиздән үләчәк, озак яши алмас дип әйттеләр. Әти алай тиз генә бирешмәде, бер еллап хастаханәдә дәваланды. Үз хәлен үзе белгәндер, безгә сиздермәскә тырышты. Аллаһыга мең шөкер, ул 88 яшенә кадәр яшәде, - ди Наил абый.

«Ачлыктан шешенеп үлделәр, безне сыер саклап калды»

Наил абый сугыш елларында авыл кешеләренең бик авырлык белән яшәвен искә ала. Сугыш башлангач, бер-ике ел алай ук авыр булмаган. Чөнки әниләре Нәсимә бик тырыш хатын-кыз була, сыер асрый. Иң авыр сугыш елларында абзардагы сыерлары аларны ачлыктан саклап калган. Сыеры булмаган кешеләрнең ачлыктан шешенеп үлгән очраклары да булган. Ул вакытта авыл халкы сыер бозаулап күп тә үтмичә, аны суя торган була. Наил абыйлар гаиләсе ике-өч ел бозауны саклап үстерә ала. Тик соңыннан, көз көне аны икмәккә алыштырырга мәҗбүр булалар.

- Ул икмәкне аз-маз итеп карап кына тотып яшәгәндер инде әни. 1943нче елларда халык кузгалак, кычыткан, акбаш ашауга күчте. Мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыя идек. Бернәрсә алырга рөхсәт юк, законнар бик кырыс. Хәтерлим, Кәүсәрия апа иптәш кызы белән башак җыярга барды. Ул елларда авылларда тәртип урнаштырырга, тикшерергә махсус кешеләр билгеләнде. Шундый активистларның берсе Гайшә апаларны басуда күреп ала. Билгеле, ул аларның бер уч башкаларын алып калган, бик каты куркыткан. Апа куркуыннан фермада эшләүче иптәш кызы янына менеп утырган, шунда аягы эшләп торган пироватка эләккән...

Олы апаны 4–5 ел окоп казырга, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга йөрттеләр. Бер апа гына йөрмәде, урман кисүчеләр дә, окоп казучылар күп булды. Мин дә эшләп үстем, унбер яшьтән көтү көтәргә туры килде. Шулай бервакыт көтү көткәндә, 4–5 сарык юкка чыкты бит. Көтүче гаепле, югалган маллар өчен акча түләтәләр. Сарыкларны эзләп, сугышка бармаган Нури абый белән Марига киттек, басу буйлап сарык эзлибез, ә күз җир өстендә калган өшегән бәрәңгеләргә төшә. «Бәрәңге җыярга килсәң була икән монда», - дигән уй сызылып үтә. Шулай йөри торгач кичке караңгылык төште. Без якындагы колхозга барып йокладык. Сарыкларны икенче көнне генә таптык, алар елга кырыенда йөриләр иде. Зур бәладән котылып калдык, - дип сөйли танышым.

Сугыш елларында колхоздагы авыр эшләрне балаларга да эшләргә туры килә. Наил абый малларны ашату өчен ашлык басуы кырыйларыннан бала-чагаларның урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллек җыюларын искә ала. Уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш. Тауга этеп меңгерүләр, таудан тыя алмыйча арба алдыннан йөгерүләр балачак мизгеленең бер өлеше генә.

- Бервакыт уфалла арбасын алып, тау кырыена печән чабарга киттем. Шулай печән чабып ятам, берзаман колхоз рәисе Шәфыйк абый килде. Мин нәрсә әйтер икән дип сагаеп кына торам. «Энем, син печәнне әйбәт чабасың икән, әйдә, иртәгә колхоз басуына чык әле»,– диде. Ул вакыттта басуда арыш, борчак, карабодай игәләр иде. Шуларны чаптык, тамак ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы, башак уып ашый идек. Чалгы, урак белән эшләдек. Үгез җигеп эшләргә дә туры килде, берничә егет белән бергә чыгып китә идек. Үзең генә үгезне тыңлатам димә, үгез теләгән җиренә бора да алып китә, - ди ул.

«Мәктәп салкын, утын әзерләргә йөрдек»

- 1–2 ел бригадир ярдәмчесе булып та эшләп алдым. Бар да кул белән эшләнә, авыр. Әни уракны бик оста ура иде, килендәше белән икесен гел үрнәк итеп күрсәттеләр. 1943 елдамы, 1944 елмы, төгәл хәтерләмим, Казанда алдынгылар слёты үткәрделәр. Әни шуннан бүләккә ефәк күлмәк, калын кара тышлы Г. Тукай китабы алып кайтты. Ул күлмәкне, апай кияргә кызыкса да, сатарга туры килде, акча кирәк бит. Ә китап авыл буйлап йөрде. Мин дә аны күп тапкырлар укып чыктым. Гомумән, китаплар укырга бик яраттым. «Укырга кирәк, укыган кеше тиешле сәгатен генә эшли, башкалар алдында дәрәҗәсе дә бар», - дип уйлана идем. Чөнки уртанчы апа Сабада хисапчылар курсында укыды. Җәяүләп йөрделәр. Эшли башлагач, апа эш сәгате бетүгә кайтып китә, без эшлибез. Аңа кызыгып кала идек.

Авыр булса да, без укырга тырыштык. Башта Дусым авылындагы башлангыч мәктәптә укыдык. Мәктәп салкын, аны җылыту өчен юньлерәк укыган балаларны утын әзерләргә җибәрәләр иде. Ул вакытта колхозның бер гектар чамасы агачлыгы бар, шунда йөрдек. Җәйге чорда янәшәсенә борчак чәчәләр иде, борчак өстә кала бит ул, без утын әзерләгәндә куана-куана шул борчакны ашыйбыз. Мәктәптә бер тапкыр ашаталар, күп очракта бәрәңге шулпасы була иде ул.

- Башлангычта егермедән күбрәк булсак та, җиденче сыйныфта укыганда алты-җиде бала гына калдык. Ир малайлардан мин генә, калганы барысы да кызлар. Алар мине гел үрти торганнар иде. Ул заманда дәфтәрләр сирәк, китаплар юк диярлек. Китап булса, аның юл арасына яза идек. Әтинең Марида Петр Семенович исемле дусты бар иде. Мин атналар буе аларда торганымны хәтерлим. Ул абый безгә ат олавы белән утын да бирә иде әле. Мин һәрвакыт аларның гаиләсенә барырга тырыштым, аларда ашарга була иде. Петр абыйның Лиза исемле кызы миңа дәфтәрләр бүләк итте. Рус теле укытучысының «Наил, синең матур дәфтәрең бар икән, сиңа тырышып язарга кирәк», – дип әйткәне хәтердә. 5–6 сыйныфта укыган чак инде бу, - ди Наил абый.

«Беренче хезмәт хакымны әнигә алып кайтып бирдем»

Сигезенче сыйныфка укырга Әтнәгә бара ул. Җәяүләп Әтнәгә кадәр чабата белән йөри. Кеше янына киярлек кием булмагач, аттестат алырга да бармый, икенче көнне генә алырга туры килә.

- Унынчы сыйныфны бетергәч, мине Түбән Көек мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгеләделәр. Ике ел немец теле укыттым, ул чакта өчәр сыйныф иде. Сәгатьләр күп. Шулай итеп акча эшли башладым. 540 сум акча түлиләр иде. Шул көннән башлап, без алай акчага мохтаҗлык кичермәдек. Ярты айлык хезмәт хакы алганымны хәтерлим. Ул 100 сум акчаны алам да карыйм, алам да карыйм, карый торгач ертылып китте. Апа алыштыралар аны дип, үзенә алып, миңа ертылмаганны бирде. Әнигә алып кайтып бирдем, - ди ул.

«Бәрәңге кабыкларын җыеп бардык»

Сугыш беткәнен ул авыл урамыннан барганда ишетә. Кем әйткәнен дә хәтерләми Наил абый. Бары тик йөгереп, хәле бетеп кайтканы истә калган.

Сугыштан соң да 1945–46нчы елларда ачлык бик көчле иде әле. Безнең Казанда туган тиешле кеше бар иде. Вахит абый, жир комбинатында эшли, ул ярдәм итте. Күршедә яшәгән Фатыйма апа цех начальнигы булгандыр инде, бәрәңге кабыкларын майда кайнатып бирә иде. Әнинең бәрәңге кабыкларын юып, җыеп куйганын хәтерлим. Бу да ачлыктан котылуның бер юлы булгандыр, - ди Наил абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100