Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти-әнисенә 6 млн сум бирәләр»: 8 яшьлек малайны этләр талап үтергән

news_top_970_100
«Әти-әнисенә 6 млн сум бирәләр»: 8 яшьлек малайны этләр талап үтергән
Михаил Захаров/архив

Камчаткада балаларын этләр талап үтергән әти-әнигә 6 миллион (һәркайсына 3әр миллион) сум бирәчәкләр. Фаҗигадән соң 2 ел узса да, җавап тотарга тиешле зат түләүдән баш тарта. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

2020 елның көзендә Петропавловск-Камчатский шәһәрендә 8 яшьлек малайны этләр үтергәнче талый.

Баланың мәетен шәһәр порты тирәсендә табалар. Тикшерүчеләр аның үлеме сәбәбен тиз ачыклый – мәетне этләр талаган була. 8 яшьлек Миша Т. шушы тирәдә уйнап йөри, ачык сары куртка кигән була. Башта аның югалуы турында хәбәр тарала, аннары мәете табыла.

2022 елның октябре азагында Камчатка башкаласы суды мәрхүм баланың ата-анасының шикаятен канәгатьләндерә.

Җавап тотучы – «Петропавловск-Камчатский шәһәр округының төзекләндерү хезмәте» була. Оешма түләүдән баш тарта, октябрьдә суд чыгарган вердиктны да шикаять итәргә маташа, ләкин аларның үтенечен кире кагалар. Суд карары үзгәрешсез кала, шуңа күрә хәзер мәрхүм баланың ата-анасы акчаны алачагына шик юк, диелә хәбәрдә.

Фаҗига булган райондагы сукбай этләрне шунда ук тоталар. Өстәвенә, әлеге гадәттән тыш хәл күзәтүсез калган хайваннар белән көрәш эшләрен дә эшләтеп җибәрә. Ләкин Камчаткада балаларга этләр ташлану очраклары дәвам итә. Былтыр февральдә Елизовский районында кыз баланың муенына эт ябыша. 2023 елның кышында да шундый ук вакыйга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 февраль 2023
    Исемсез
    Озакламый авылларда да булачак эле андый хэллэр урамга чыгарга куркыныч этлэра Адым саен нэрсэ ашарга белми йорилэр
  • 21 февраль 2023
    Исемсез
    БЭЛКЕМ ЭТЛЭРНЕН БЕР ГАЕБЕДЭ ЮКТЫР МАЛАЙ УЛЕМЕНДЭ. ТИКШЕРСЕНГЭР ЯХШЫЛАП. Э БЭЛКЕМ ОРГАННАРЫН АЛЫП,СПЕЦИАЛЬНО ЭТЛЭР КУП ЙОРГЭН УРЫНГА ЧЫГАРЫП ТАШЛАНГАНДЫР. ШУЛАЙ ИТЕП ЭЗЛЭРЕН ЯШЕРЕРГЭ БИК МОМКИННЭР. ЭТЛЭР ШУЛКАДЭР ИТЕП ТАЛАП УТЕРМИ ИНДЕ .МОНЫСЫНА ЫШАНА ТОРГАН ТУГЕЛ. УЛ БИТ 8ЯШЬЛЕК ,Э 3-4 ЯШЬЛЕК ТУГЕЛ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100