Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти-әнисен борчырга теләмәгән иде». Украинада һәлак булган Чаллы журналисты турында

news_top_970_100
«Әти-әнисен борчырга теләмәгән иде». Украинада һәлак булган Чаллы журналисты турында

Чаллыда Дан аллеясында махсус операциядә һәлак булган Алексей Гарнышевны җирләделәр.

Гарнышев «СТВ-Медиа» компаниясендә эшләгән, аннары Санкт-Петербургта укыган. Махсус операция башлангач, ДНРга оператор булып киткән. Донецкидагы мәгълүмат чаралары язганча, Угледарда, ярчык тиеп, күкрәге һәм боты, терсәге яраланган. Аның гомере өчен табиблар 1 ай көрәшкән, әмма саклап кала алмаганнар. 

Гарнышев Чаллыда эшләгәч, Мәскәүгә китә, роликлар төшерә башлый. Украинага киткәч, ул "Телеграм" каналлар алып бара. Үз эше турында ул ««охренительно круто» дип әйтә торган булган. 

2022 елның җәендә Алексей «Тыл-22» проектына мөрәҗәгать итә һәм махсус операциягә китә. Әти-әнисе аны Мәскәүдә дип уйлаган. Элемтә югалгач, ул «аздан гына белми калдылар» дип әйтә торган булган. Әти-әнисе белмәсен өчен, Гарнышев үзенең йөзен яшергә торган булган. 

«Леша сугышны нәфис итеп күрсәтергә теләде, ә бу авыр. Чөнки сугыш – ул бертөрле, бер үк окоплар, штаблар, янган танклар, пычрак. Күзләр һәм шевроннар гына үзгәрә. Сәнгать әсәре ясар өчен, операторга һәр тишеккә керергә туры килә. Ә бу – сугыш шартларында. «Шестой» (Алексейны шулай атаганнар) моны әйбәт булдыра алды», – дип сөйләгән иптәшләре.

Алексейне иптәшләре «Пирожок» дип тә атап йөрткәннәр. «Хуш, Пирожок. Без сине бик яратабыз», – дип язган аның дусларының берсе.

Угледар. 

Фото: © Алексей Гарнышев төшергән соңгы кадр. Ул бу фотоны яралануга берничә сәгать кала төшерә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100