Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиләре палатка куйган чакта балалары һәлак булды». Ике малай суда батып үлгән

news_top_970_100
«Әтиләре палатка куйган чакта балалары һәлак булды». Ике малай суда батып үлгән
https://ru.freepik.com/

Новосибирск өлкәсендә абыйлы-энеле ике бала елгада батып үлгән. Алар Мальково авылы янына балык тотарга әти-әниләре белән килгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 июньдә Ивановлар гаиләсе Яркүл һәм Чаны күлләре арасындагы елга буена ял итәргә килә. 

«Балаларның атасы үзенең абыйсы белән палатка куярга китә. Малайлар су коенырга кереп кала. 5 минут чамасы вакыт узгач, өлкәннәр балаларны эзли башлый. Алар малайларның берсен су өстенә күрә, тик соң була инде», – ди әлеге гаиләнең танышы.

Малайларга 8 һәм 13 яшь булган. Аларның мәетләрен тапканнар.  Бу урын су коену өчен эшләнмәгән булган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100