Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти-әнисе өйдә юк чакта ике сабый янып үлгән, өч баланы коткарганнар

news_top_970_100
Әти-әнисе өйдә юк чакта ике сабый янып үлгән, өч баланы коткарганнар
rostov.sledcom.ru

Ростов өлкәсендә янгында 2 бала һәлак булган, 3 баланы коткарганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Белокалитвинский районындагы Ленин авылында янгын 21 февральдә кич белән чыга. Өйдә 5 бала үзләре генә калган, әти-әнисе исә бу вакытта өйдә булмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 20.15 сәгатьтә өйгә ут каба. Биредә яшәүчеләр төтен күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Коткаручылар килгән чакта 49 квадрат метр чамасы мәйданда янгын котыра торган була.

5 бала ут тозагына эләгә. Янгын сүндерүчеләр 6 яшьлек кызны, 1 яшьлек малайны һәм бик кечкенә сабыйны коткара. Кызганычка, 2 һәм 5 яшьлек ике малай һәлак була. Ведомство белешмәсе буенча, янгын вакытында балаларның ата-анасы өйдә булмый.

Янгынны кичке 9лар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Коткарылган сабыйларны хастаханәгә илтәләр. Аларның гомеренә куркыныч янамый. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Төбәк прокуратурасы белешмәсе буенча, урынга Белокалитвинский районы прокуроры Роман Михайлов барган. Прокуратура тикшерү эшләрен башлаган.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100