news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әти-әнисе 15 яшьлек улы белән 2 яшьлек кызын тәрәзәдән сикерергә мәҗбүр иткән

news_top

Оренбург өлкәсендә ир белән хатын 15 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын тәрәзәдән сикерергә мәҗбүр иткән. Бу турыда РЕН ТВ Тюльганский район судына сылтама белән хәбәр итте.

Ир белән хатын хәмер белән мавыга. Гаилә махсус хисапта тора. Комиссия чираттагы тапкыр аларга килер алдыннан әти белән әни кеше балаларына 2 каттагы тәрәзәдән урамга сикерергә куша.

«Фатирда антисанитария, йоклый торган урыннар да бөтен кешегә җитми. Кечкенә кызны дәвалау буенча киңәшләрне дә үтәмиләр», – дигән суд.

Хәзер ир белән хатынны ата-ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр, балаларны опека органнары алып киткән, алар өчен алимент түләү билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар