Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти әнине еш кыйнамады, айга бер тапкырдыр» – Ни өчен үз өең иң куркыныч урынга әйләнә?

Россиядә хатын-кызларны иң күп очракта үз ирләре үтерә. Илдә кеше кулыннан үлгән хатын-кызларның 65 процентының гомерен алар белән бер түбә астында яшәгән хәләл җефете өзгән. Ә дәүләттә рәсми статистика алып барылмый. Хәтта законы юк.

news_top_970_100
«Әти әнине еш кыйнамады, айга бер тапкырдыр» – Ни өчен үз өең иң куркыныч урынга әйләнә?
Фото: © pixabay.com

Үз өендә җәберләнеп яшәүче хатын-кызлар санын ачыклау өчен 2021 елда тикшерү үткәргәннәр. Россиядә хатын-кызлар өчен иң куркыныч урын – аның яшәгән йорты. Тишеренү нәтиҗәләре шуны ачыклаган. Ел саен Россиядә үлгән хатын-кызларның 66 проценты үз өендә үтерелгән. Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган оешмалары консорциумы уздырган сораштырулар шундый нәтиҗәләр күрсәткән.

Соңгы елларда хокук яклаучылар бу проблема турында активрак сөйли башлады. Митинглар, ялгыз пикетлер да үтте. Активистлар: «Суга икән, димәк, төрмәдә утырачак»; «Сабыр ит һәм үлеп кит яки үз-үзеңне саклаган өчен төрмәгә утырачаксың»; «Гаилә үзеңне яклауларын сораудан җимерелми, ә кыйнаулардан таркала» кебек лозунглар белән чыга. Алар өйдә җәберләү турындагы канун кабул итүне сорый. «Казанские ведомости» журналисты Россиядә өйдә көч кулланудан хатын-кызларны саклауның эшли торган механизмнарын эзләгән.

«Чын мужик иде, шуңа әнинең тәнендә кыйнау эзләре бик озак торды»

Әңгәмәдәшем үзен Ясминә Илгиз кызы дип язуны сорады. Ул эре компаниядә сату буенча менеджер булып эшли. Аның үз фатиры, машинасы, эштә дәрәҗәсе һәм хәтта ике мәчесе дә бар. Һәм ул беркемгә дә ышанмый диярлек. Бу дөньяда бары бер-ике кеше генә бу хатын-кызның балачагында ниләр күреп үскәнен белә.

Ясминә җиде яшьлек чагын, беренче сыйныф укучысы булган чагын искә төшерә. «Соры куяннар рәсемен ясарга яраттым һәм әнидән чәчемә алсу тасмалар бәйләп үрүен сорый идем. Көндез мәктәпкә йөрдем, ә кичләрен бию түгәрәгенә. Җиде яшькә кадәр дусларым булмады. Әти безгә балалар бакчасына йөрергә рөхсәт итми иде, чит балалар белән уйнатмады», –  дип искә ала кыз. Ата кеше кыз баланы әни кеше генә тәрбияләргә тиеш дип санаган, шундый кагыйдә керткән. Шуңа күрәдер дә, кызы тормышында әтисе катнашмаган.

Ясминә балачагында өенә кайтырга яратмаган. Өе юк дип санаган, урамда кунам дип хыялланган. Кыз гаиләсен – әнисен һәм абыйсы Шамилне яраткан. Алардан тыш өйләрендә әле атасы да бар бит. «Нәкъ менә ата кеше, әти түгел», – ди кыз.

Атасы һәрчак явыз булган. «Балачакта минем уеннарымда безнең йорт корольлек иде, мин –  принцесса, әни –  төп герой, ә әти –  аҗдаһа», – ди Ясмина. Аҗдаһа еш кына төп геройга һөҗүм итә. Принцесса турындагы әкият боевикка әверелә: ата кеше балалары алдында хатынын кыйный торган булган.

«Ул бик еш кыйнамый иде, бәлки айга бер тапкырдыр. Әти көчле, «чын мужик». Шуңа күрә әнинең тәнендәге ул һәр суккан урында кара көйгән урыннар бик озакка бара иде», – дип искә ала Ясминә.

Гадәттә, ул дуслары белән җыелып эчәргә җыенганда «явызланган», чөнки хатыны аңа «артык» сораулар биргән. «Аларны әти артык дип әйтә иде. Ә мин хатын кеше үзенең иренең өч көнгә кая китүен сорарга хокуклы дип саныйм», –  ди Ясминә.

Кыз сүзләренә караганда, әти кеше юктан да җәнҗал куптарган. Өйдән чыгып китү өчен сәбәп табарга тырышкан. «Ул еш эчте. Ә әни аның  тагын бер гаиләсе барлыгы турында әйтә иде. Мин дә барысын да аңлый идем: әнинең гаебе булмады. Ул минем өчен герой, тормышның беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр. Аны бик яратам», –  ди Ясминә.

Шулай да Ясминә атасын начар кеше дип санамый. Аның фикеренчә, әтисе дуслары сүзен тыңлаган. «Әгәр үз башы белән яшәсә, барысы да башкача булган булыр  иде. Әмма аның өчен гаилә сәламәтлегенә караганда «үз пацаннарының» фикере мөһимрәк иде», –  дип искә төшерә кыз.

«Әтинең ни өчен гаилә башлыгы булуын аңламыйм»

Кыз беркайчан да әтисенең гафу үтенүен яки рәхмәт әйтүен ишетмәгән. Ир кеше беркайчан да үзенә үзе ашарга әзерләмәгән, киемен үтүкләмәгән. Ата кеше бер тапкыр да балаларына бүләкләр бирмәгән. «Балачакта мин аның ни өчен гаилә башлыгы булуын аңламый идем. Мин аны ир-ат компанияләрендә хөрмәт итүләрен белдем. Ә аның балалары, хатыны һәм әнисе аннан курка гына иде», –  дип уртаклаша Ясминә.

Хатын-кыз каршы торырга курыкмаска тиеш, дип саный ул. «Сугуның нәрсә икәнен аңласын өчен җавап итеп бер тапкыр тондырырга була, бәлки шуннан туктар», –  ди кыз.

Алар гаиләсендә дә шулай булган. Әнисе озак еллар түзгәннән соң үзе дә җавап кайтарган. Шул вакыттан бирле ире аны кыймаган, тик алар барыбер аерылышкан. Аерылышыр алдыннан соңгы айларда ул иренә хәтта карый да алмаган. Аның белән бер бүлмәдә янәшә тора алмаган, сөйләшергә авыр булган. «Әни кызының мондый гаиләдә үсүен теләмәвен әйтә иде. Кызының мондый тормышны гадәти күренеш дип санавын теләмәде. Бөтен гаилә кире уйларга күндереп караса да, барыбер аерылып китте», – дип искә ала Ясминә.

Ә күп кенә хатыннар аерылмыйча кала һәм балалар хакына дип кыйнауларга түзеп тора, дип сөйли кыз. «Чөнки хатын-кыз башка тормышны белми, ул шулай күнеккән. Аны шулай тәрбияләп үстергәннәр. Алар башкача яшәргә мөмкин булуын аңламыйлар. Аңласалар да, туганнары, танышлары, дуслары нәрсә әйтер дип курка, –  ди Ясминә. –  Бигрәк тә кияүгә иртә чыккан кызлар. Миңа калса, мәҗбүриләп яратмаган кешегә бирү – кешене мыскыл итү. Бигрәк тә ир кеше хатыныннан олырак булганда, ире хакимлеген тоя башлый, кыйнарга тотына һәм җәзасыз кала.

Куркырга кирәкми. Бигрәк тә кеше сүзеннән: алар сөйләшеп ятканда хатын-кызны үлгәнче кыйнап атарга мөмкиннәр. Үз көчеңә ышанырга кирәк. Хатын-кыз көчсез түгел. Күпләр шулай дип уйласа да...»

Җинаять эшләренең яртысыннан артыгы туктатыла

Күп кенә өйдә җәберләнгән корбаннар полициягә гаризаны ничек итеп язарга белми. Гаепне нинди маддә буенча күрсәтергә? Кыйнау эзләре дөрес теркәлмәү аркасында, җинаятьләр начар ачыла. Юридик фәннәр кандидаты Светлана Кормильцева шул турыда сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2020 елда Россиядә суд кыйналу белән бәйле 3393 җинаять эшен караган. Шулардан 48 процент гаепләнүчене генә хөкем иткәннәр. Ике меңгә якын «өй тираны» җәзасыз калган –  суд аларның эшләрен туктаткан.

Тагын 61 проценты сәламәтлеккә җиңел зыян китергән өчен туктатылган. Өч меңгә якын кеше җәза алмаган дигән сүз, әмма акланмаган да.

«Закон текстында күп кенә проблемалы мәсьәләләр юк, шул исәптән өйдә көч куллану турында да. Димәк, проблема бар, аны хәл итәргә кирәк. Корбан гариза язса да, без аны хәл итә алмыйбыз, чөнки законда бу хакта берни дә язылмаган.

Өйдә көч куллануны исбатлау кыен, чөнки формалаштырылган эш механизмы юк. Шуңа күрә дәүләт гамәлдәге законнарны тулыландыра: «Хәлне яхшырту өчен, 2021 елда Россия Югары Суды Пленумы Җинаять-процессуаль кодексына яңа төзәтмәләр кабул итте. Хәзер өйдәге кыйнаулар турында җинаять эше туктатылмый. Хәтта яклар килешсә яки корбан үз гаризасын кире алса да эш ахырга кадәр җиткерелә», –  диде белгеч.

«Андый вакытта 112 номерына шалтыраталар»

«Проблема Татарстан Республикасында гына кискен тормый», –  дип саный Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Ул хәбәр иткәнчә, омбудсменның командасы Эчке эшләр министрлыгы белән 112 номеры буенча шалтыратуларны тапшыру турында килешү төзегән. Гаиләдә көч кулланудан коткарырга кирәк булган кешеләр нәкъ менә шушы линия буенча шалтырата. Алар арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, өлкәннәр дә бар.

«Хатын-кыз һәм балалар көч кулланудан кача ала торган иҗтимагый оешмалар һәм приютлар белән хезмәттәшлек итәбез. Без кайвакыт моның кирәклеген аңлыйбыз, – ди Сәрия Сабурская. – Әйе, агрессорга катгый җәза бирергә тиешле закон бар. Тик бүген җинаять җәзасының җитди чараларын берьюлы куллану мөмкин түгел –  закон берничә ел элек үзгәрде, башта кисәтү чаралары бара. Минемчә, катгыйлану булырга тиеш.

Эчке эшләр министрлыгы статистикасы һәм бәйсез оешмалар тикшеренүләре арасында аерма бик зур. Эчке эшләр министрлыгы бу хәлне яшерергә тели дип уйламыйм. Төзәтү учреждениеләрендә гаиләдә көч кулланган кешеләрне еш очратам. Бу саннарны яшереп торуның мәгънәсе юк, көч кулланган кеше гаиләсенә генә түгел, гадәти кешеләргә карата җинаять кыла ала».

Омбудсмен бәйсез тикшеренүләрнең объективлыгын ачыкларга, сөйләшүләр өстәле артына утырырга һәм гомуми саннарга килергә кирәк, дип саный.

Татарстанда өйдә көч куллану очрагына юлыккан кешеләр «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк психологик һәм юридик яктан ярдәм итә. «Фатыйма»ның кайнар линиясе бар: +7 843 246 44 01 (эш көннәрендә 9:00 - 17:00 сәгатьләрдә эшли).

Җәмилә Садриева

Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100