Мәскәүдә 1 һәм 3 яшьлек ике бертуган кыз фосфорлы органик инсектицидтан агуланган. Балалар әти-әниләре белән Старый Гай урамында фатир яллап яшәгән. 1 ай элек алар Мәскәү өлкәсендәге туганнарына китә, ә кайткач, кухняларында 3-4 таракан күрә. Кызларны әнисе, тараканнар кухняда калган ипи һәм баллы әйберләр аркасында килеп чыккан, дип фаразлый. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.
Алар бөҗәкләрне агуларга уйлый. Якшәмбе көнне кызлар әниләре белән урамга чыгып китә, ә әтиләре кухняга дезинфекция ясап кала, ә соңрак гаиләсе янына урамга чыга. Кичке 7ләр тирәсендә гаилә өйгә керә. Әниләре балаларны бүлмәләренә бикләп куя, ә үзе кухняны җыештыра, чөнки тәмсез ис сизелгән була. Дүшәмбе көнне кызларның хәле начарлана – алар елый, күңелләре болгана. Балаларның хәле яхшырмый, сишәмбе көнне әти-әниләре «ашыгыч ярдәм» чакырта. Кызларны токсикология реанимациясе бүлегенә алып китәләр.
Хәзер кызларның әти-әнисе дезинфекция уздырылган шул ук фатирда яши. Әниләре әйтүенчә, фатирда хәзер бернинди ис тә килми.