Башкортстан прокуратурасы янгында 10 яшьлек кыз бала үлгәннән соң тикшерү башлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига Ибрай авылында шәхси йортта була. Якынча белешмә буенча, 3 ноябрьдә көндез агач өйдә янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә яши.
Янгын сүндергәндә, 10 яшьлек кыз бала мәете табыла. Баланың атасы да пешкән, аны хастаханәгә илткәннәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, мәрхүмә кызның ата-анасы 2 бала белән күршеләргә кунакка кереп киткән.
2 игезәк кызны өйдә калдырганнар. Бер кыз ут капкан өйдән чыга алган, ул ярдәм чакырырга йөгергән. 41 яшьлек әти кеше кызын коткарырга маташкан, ләкин ялкын чолгап алган өйдә баласын таба алмаган. Әти кешенең тәненең 50 проценты пешкән, диелә хәбәрдә.
Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.