Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында әти-әниләр өчен дога кылу үрнәге чыкты.
Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә (мәгънәсе): «Без кешегә: ата-анаңа игелекле бул, дип васыять иттек. Анасы аны нинди кыенлыклар белән карынында йөртә. Ике ел буе сөтеннән аермаенча имезеп үстерә. Бәс, иң башта Миңа, аннан соң ата-анага шөкер ит, дип васыять иттек. Кайтарылыш бары тик Миңа гына булыр» («Локман» сүрәсенең 14 нче аяте), – дип мөрәҗәгать итә.
رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ
Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе
Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).
Әлеге каналда әйтелгәнчә, Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә.
Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез.
Берәү пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәребез кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә.
Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.
Шулай ук башка постта әйтелгәнчә, кеше үз ата-анасына мәрхәмәтле һәм игелекле булырга тиеш. Аларны ихтирам итәргә һәм аларга карата кырыс, каты һәм усал мөнәсәбәттә булмаска тиеш. Алар белән ягымлы һәм йомшак сүзләр белән генә сөйләшергә кирәк. Аллаһы Тәгалә ата-анасына «уф» та диеп (ягъни, ялыктым инде мин сездән дип) әйтмәскә кушкан. Аллаһы Тәгалә ата-аналар белән хөрмәт белән аралашырга куша.
- Зиратта әрвахларга атап ничек дога кылырга, буш савытларны, чүпне кая куярга?