news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әти, әни, мин – кара банкирлар»: миллиард сум әйләндергән гаиләне хөкем итәләр

news_top
«Әти, әни, мин – кара банкирлар»: миллиард сум әйләндергән гаиләне хөкем итәләр
Фото: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Әни кеше һәм кызы хисаплардагы акчаны «тере» акчага әйләндерү схемасын ясаган»

Казанның Вахитов судында законсыз банк эшчәнлеге белән шөгыльләнгән гаилә эше буенча процесс башланды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – Камила, Ольга һәм Игорь Шмелевлар, һәм аларның дусты Альбина Мәхмүтова. Дүртесен дә законсыз банк эшчәнлегендә гаеплиләр.

Ольга һәм Игорь Шмелевлар – ир белән хатын, Камила – аларның кызы. Альбина Мәхмүтованың әлеге гаиләгә кем булуы хәбәр ителми. Мәхмүтова һәм ирле-хатынлы Шмелевлар – законсыз банк эшчәнлегендә гаепләнә, кызлары 14 ялган юридик зат исемен теркәүдә һәм бер законсыз банк эшчәнлегендә гаепләнә.

Тикшерү фикеренчә, җинаятьчел төркемнең җитәкчесе – Камила Шмелева, ә законсыз банк эшчәнлеген ул әнисе белән бергә оештырган.

«Камила һәм Ольга Шмелевалар үз планнарын Игорь Шмелевка, Альбина Мәхмүтовага, билгесез затларга җиткергән һәм законсыз банк эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим иткән. Алар да, бу гамәлләрнең законсыз булуын белгән хәлдә, моңа ризалык биргән», – дип аңлата Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Никита Муравьев.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Әни белән кыз «Ремстройсервис» һәм «Техноинвестстрой» оешмаларын контрольдә тоткан. Оешмалар ялган затлар исеменә теркәлгән, һәм бу затларның җитәкчелеккә бернинди катнашы да булмаган.

Тикшерү версиясе буенча, клиентларның акчалары әлеге фирмалар хисапларына кергән, аннары бу акчаларны, эшләр һәм хезмәтләр өчен түләү сыйфатында, ялган затларның һәм оешкан төркемдә катнашучыларның исәп-хисап һәм шәхси счетларына күчергәннәр. Шуннан соң сумманың 12 процентын исәпләп, аларны банкоматлардан алганнар, бу акчаларны заказ бирүчеләргә тапшырганнар.

«Кыз акча күчерүләрне контрольдә тоткан, әнисе акчаларны санап барган, әтисе аларны клиентларга тараткан»

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьчел төркемдә катнашучылар рольләрне үзара төгәл бүлешкән. Камила Шмелева процесс белән җитәкчелек иткән, катнашучыларны координацияләгән, банк операцияләрен башкару өчен бина тапкан, клиентлар эзләгән, алар белән сөйләшүләр алып барган, клиентларның акчаларын оешмаларның исәп-хисап счетларына җәлеп иткән, законсыз керемнәрне ачыклау ысулларын билгеләгән һәм шулай ук ялган кешеләр аша юридик затлар булдыру турында күрсәтмәләр биргән. Ул бухгалтерлык эшен дә алып барган һәм клиентлар белән килешүләрне контрольдә тоткан.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Ольга Шмелева, җитәкчелек итүдән тыш, клиентлар да эзләгән һәм алар белән сөйләшүләр алып барган, банкларда исәп-хисап счетларын ачкан, акча күчерү белән шөгыльләнгән, бухгалтерлык хисапларын төзегән, фирмаларның законсыз эшчәнлеген салым хезмәтеннән яшерү эшен алып барган.

Игорь Шмелев, тикшерү версиясе буенча, исәп-хисап счетларын куллану һәм кулга тере акча алу өчен, ялган затлар эзләү белән шөгыльләнгән. Банкоматлардан акча алган, аларны җыйган һәм заказчыларга илтеп тапшырган. Мәхмүтова оешмаларны ялган затларга теркәү, шулай ук исәп-хисап счетларын ачу өчен документлар комплектлары әзерләү белән шөгыльләнгән.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның гыйнварыннан 2024 елның маена кадәр алар комиссияләрдән 116 миллион сумга якын акча эшләгән, банкоматлардан миллиард сумга якын акча алган.

Моннан тыш, Камила Шмелева 2022 елның гыйнварыннан 2024 елның гыйнварына кадәр берничә кешене алдаган. Ул аларга уртак бизнес һәм оешма директоры вазифасы вәгъдә иткән. Чынлыкта исә фирмалар законсыз алынган акчаларны тере акчага әйләндерү өчен генә булдырылган.

Гаепләү игълан ителгәннән соң, Ольга һәм Камила Шмелевалар гаепләрен өлешчә таныган: алар җинаять фактын кире какмый, ләкин җинаятьчел төркем оештыруда гаепләүне кабул итми. Игорь Шмелев легаль булмаган керемнәр суммасы белән килешми, ә Альбина Мәхмүтова үзенең гаепсез булуын әйтә.

Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар