Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Атасын да үтергәнен әйтә». Мылтыклы кыз балалар бакчасында атыш ясаган

Шәһәрдә билгеле журналистның 20 яшьлек кызын балалар бакчасына эшкә алудан баш тарткан булганнар.

news_top_970_100
«Атасын да үтергәнен әйтә». Мылтыклы кыз балалар бакчасында атыш ясаган
https://pixabay.com

Красноярск шәһәрендә 31 нче номерлы балалар бакчасына 20 яшьлек кыз һөҗүм иткән. Моңа кадәр ул атасын үтергән. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Хокук саклау органнары әлеге белешмәне расламый да, кире дә какмый, диелә бу хәбәрдә.

Балалар бакчасында атып йөргәннән соң, кызны кулга алалар. Сорау алган чакта ул атасын да үтерүен әйтә
28 мартта көндезге икеләр тирәсендә бу кыз бернинди каршылыксыз балалар бакчасына уза. Ул мылтыктан стенага ата. Кесәләрендә ике дистә чамасы патрон була. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының "Красноярское" идарәсе җитәкчесе Геннадий Березин сөйли. 

Ул бирегә канлы фаҗига ясарга килгән, дип фаразлыйлар.  Берничә көн алданрак кыз бирегә эшкә урнашмакчы була. Ләкин вакансия булмау сәбәпле, аны алмыйлар. 28 мартта стенага аткан чыкта, кыз болай дип кычкыра: "Биредә хатын-кызларны кимсетәләр, әгәр ир-ат булса, аны һичшиксез эшкә алырлар иде", - ди. Аннары стенага ата. 

Бу вакытта физкультура инструкторы һәм тәрбияче хатын биредәрәк була. Алар агрессив кунакны борып алалар һәм полиция килгәнче тотып торалар. Сорау алганда ул атасын да үтерүен сөйли. 

"КП" хәбәрчесе әлеге фаҗигадән соң бакчага барган. Биредәге балаларны ата-аналары алып киткән. Хезмәткәрләр шок халәтендә. Карап торышка, бакчага керү җиңел түгел: койма, кодлы йозак, керү ишеге дә йозаклы. Ләкин мылтыклы кыз боларның барысын да уза.

Биредә сакчы булмый, диелә хәбәрдә. 

Соңрак мылтыклы кызның Красноярскида билгеле журналист - шәхси телеканалда алып баручы хатын-кыз, популяр программалар һәм журналист тикшеренүләре авторы кызы булуы ачыклана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100