news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Атасы үлеп кышкы урманда ялгызы калган өч яшьлек бала өенә кайта алган

30 яшьлек әти кеше нәни улын снегоходка утыртып алып киткән һәм суга батып үлгән. 

news_top
Атасы үлеп кышкы урманда ялгызы калган өч яшьлек бала өенә кайта алган

Хабаровск өлкәсендә 30–35 градуслы салкын көнне тайгада бер үзе генә калган өч яшьлек малай өенә юл тапкан. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Кенай авылында яшәүче ир-ат өч яшьлек улын балалар бакчасыннан ала. Ул малайны снегоходка утыртып, елга буена китә. Әти кеше балык тотар өчен яхшы урын карап кайтмакчы була. Ир-ат баласын елга ярында снегоходтан төшереп калдырып тора, үзе исә бозга кереп китә. Шул вакытта ир-ат боз астына төшеп бата һәм һәлак була.

Әтисе үлгәч, бала югалып калмый. Ул снегоход эзе буенча юлга таба бара. Ләкин юлга чыккач, бу бала авылыннан кире якка таба китә. Малай үзе соңрак сөйләгәнчә, үләр алдыннан, әтисе аңа авылга кайтырга әйтеп өлгергән.

Бары тик бәхетле очрак белән генә сабый исән кала. Бу тирәдә машиналар бик сирәк йөри. Урман кисеп кайтып килүче бер ир-ат килеп чыга һәм баланы авылга алып кайта, диелгән әлеге хәбәрдә.

Өч яшьлек малай тайгада бер үзе генә өч километрга якын ара узган. Икенче көнне аның температурасы күтәрелә, хәзер баланы өйдә дәвалыйлар.

Өлкә буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 30 яшьлек ир-ат мәетен бер төркем коткаручылар эзли. Алар елга яры буйлап барып, махсус кораллар белән эшли. Бу урыннарда елга агымы бик тиз булу сәбәпле, биредә водолазлар да эшли алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар