news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Атаны хөкем итәләр». Сорамыйча урамга чыгып киткән үсмерне әтисе чылбырга бәйләп куйган

news_top

Кузбасста яшәүче ир-атны баласын чылбырга бәйләп куйган өчен хөкем итәләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

54 яшьлек әти кеше 14 яшьлек улын җылыту системасы батареясына берничә сәгатькә бәйләп калдырган.

Тикшерү версиясе буенча, быел гыйнварда әтисе белән улы талаша. Малай сорамыйча гына урамга чыгып киткән булган. Шуңа җәза итеп, әти кеше металл чылбыр ала һәм улын берничә сәгатькә батареяга бәйләп куя.

Полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә, малай әлеге фактны раслый.

Әти кеше гаебен таныган. Җинаять эше буенча кирәкле дәлилләр тупланган, гаепләү карары чыгарылган эшне судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар