Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атаның каны, ананың сөте: Әти тәрбиясе малайларга гына мөһим түгел!

Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Әтиләр көнен бәйрәм иттек, инде гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләшик.

news_top_970_100
Атаның каны, ананың сөте: Әти тәрбиясе малайларга гына мөһим түгел!

“Кыз тәрбия кылу угыл тәрбия кылу түгел: угылга яраган юллар кызга ярамый, кызга яраган эшләр угылга килешми”. Гаяз Исхакый

Берәү Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәллам янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдистән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. 9 ай карында йөртү, аңа тормыш бирү ике җанны эмоциональ яктан күзгә күренми торган җепләр белән гомерлек бәйләп куя. Ләкин бу балаларга әти кирәкми дигән сүз түгел. Бигрәк тә ир-бала үсә торган гаиләдә.

Әти бала өчен якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече.

Күз алдына китерегез әле, балалар бакчасында хатын-кызлар тәрбия бирә, мәктәпләрдә укытучы апалар эшли, шулай итеп, бу хатын-кыз эше дип, әтиләр икенче планга кала кебек. Гаиләдә әти кешегә аерым игътибар бирелү мөһим. Әниләргә аларны гаепләргә ашыгырга кирәкми. Әтилек хисләре әнигә караганда соңрак килә. Һәм ир-атның бала тәрбияләүдә катнашуын хатын-кыз үзе дә хәл итә. Ирегездән сезгә бала карашуын сорагыз. Нәкъ шулай, сорагыз, ә таләп итмәгез, тавыш күтәрмәгез, ачуланышмагыз.

Заманча җәмгыять акрынлап бала тәрбияләүдә әтинең роле акча табу белән генә чикләнмәвен аңлый башлады. Әти әни бирә алмаган тәрбияне бирә ала. “Күпме мәктәпләр, институтлар, университетлар булуга карамастан, яхшы әтидән башка яхшы тәрбияле балалар да була алмый”, – дип язган Н.Карамзин. Әти баланың үзбәясен формалаштырырга да ярдәм итә. Кагыйдә буларак, ир-атлар баланы азрак иркәләве аша аларны мөстәкыйль булырга, үздисциплинага өйрәтә.

Иркә бала ир булмас

Малай кеше тәрбияләүдә, сүз дә юк, әтинең роле бик зур. Чөнки бу очракта бала әтисенең гаиләгә, яраткан хатынына, дусларына, балаларына карата мөнәсәбәтен үрнәк итеп алачак. Әтисен күзәтеп, малайлар аның кыланышларын, хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлый. Егет кеше җаваплылык, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәт кебек күп кенә уңай сыйфатларны әтисеннән ала. Аның өчен әти дуслыгы аеруча мөһим. Гомумән, бала тәрбияләүдә әтиләрнең абруе әнинекенә караганда зуррак. Бу табигый хәл. 

Үз әтиләрен күрми торган малайлар мәктәпне 4 тапкырга күбрәк ташлый, андыйлар алкоголь, наркотик ише яман гадәтләрне дә тиз үз итә, хокук бозучан була, психик яктан да кимчелекләр килеп чыгарга мөмкин. Бала үзен ялгыз тоймасын өчен, аңа, ким дигәндә, 15 минут вакыт бирү ата назын тоярга ярдәм итә. Улыгызга карата әйтелгән мактау сүзләре аны тагын да бәхетлерәк итәр. Әтиләре белән файдалы итеп вакыт үткәргән малайларның телгә оста, шулай ук математикадан да сәләтле булуы исбатланган. Моннан тыш, ир-атлар улларына уен аша “ир-ат фәнен” өйрәтә. 

Тормыштан бер мисал китерәсем килә. 5 яшьлек Айдарның әтисе күп вакытын улына багышлый, аның кәефен күтәрә, нинди уен уйнаганы белән кызыксына, кирәк урында “юк” дип тә әйтә белә. Алар әниләре кушкан һәр эшне уен формасына китереп башкаралар. Айдар гаиләдә сөргән бәхетле мизгелләргә төренеп үсә торганнардан. Әтисенең әнисен ничек яратуын, күп җаваплылыкны үз өстенә алуын күрә. Әти кеше бераз ял итеп газета укып утырган җиреннән туктап, бөтен игътибарын баласына юнәлтеп, шунда язылганнарны аңа якын тел белән аңлата да белә. Безнең президент кем? Якын-тирәдә генә парк төзегәннәр, анда спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Спорт сәламәтлекне ныгыта. Сәламәт кеше акыллы була. Шунда язылган катлаулы мәгълүматны улына җиңел тел белән җиткерә. Әй, ул сиңа ник кирәк? Аптыратма әле, дип бер дә куып җибәрми. Ә улы белән бер дәрәҗәгә төшә. Аның күңеленә керер өчен юллар эзли. Ә Айдар, үз чиратында, зурлар өчен актуаль темаларга якынлаша. Әниләрен каршы алырга барганда алар шул парк аша чыгып, әтисенең сүзләрен тагын бер кат дәлииләп куялар. Менә бу бала күңеленә ышаныч яулау түгелме? Айдар әнисе, әбисе, сеңлесе белән калганда алар өчен җаваплылык хисе тоя. Чөнки ул әтисе белән көчле булырга, яклаучы-саклаучы ролен башкарырга өйрәнә. Балагыз белән бергәләп уйнап, сез аңа дөрес юнәлеш бирәсез һәм эмоцияләре белән идарә итәргә өйрәтәсез. Сез аның өчен әни кулындагы кечкенә баладан башта егет, аннары чын ир-ат булып җитлегүенә үткәргеч ролен башкарасыз.

Кызым, кызчыгым

Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Әти белән үзеңне принцесса итеп тою да күпкә җиңелрәк бит!

Кызыгызга комплиментларны кызганмагыз. Шулай итеп аның уңай үзбәясе барлыкка килә. Һәрвакыт кисәтү ясап тору, кимчелекләрен ассызыклау анда негатив хисләр уятачак. Сүз дә юк, гел мактап кына торырга ярамый. Тәнкыйтьне кызларга дөрес һәм йомшак итеп кенә әйтергә кирәк.

Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит! Кызы белән курчаклы уйнарга яки йомшак аюын йокларга яткырырга һәр әти дә сәләтле түгел.

Әти белән кыз мөнәсәбәте бик иртә формалаша. Бәләкәй ханбикәгез үзен иң яраткан кыз итеп тойсын өчен, әтиләргә берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Беренчедән, кызыгызның әнисен яратыгыз! Гомумән, бу бала тәрбияләүдә төп кагыйдә! Тормыш иптәшегезгә назлы итеп карагыз, хөрмәт итегез. Шушы очракта гына кызыгыз үзе өчен дә шундый ук гомер юлдашы эзләр. Кызыгыз белән серләшегез, бүләкләр, шулай ук чәчәк бәйләмнәре бүләк итегез, иркәләүдән курыкмагыз. Кызлар назга, кочаклап үбүгә мохтаҗ булырга тиеш түгел. Шахмат уйнарга өйрәтегез, бу аның интеллектуаль фикерләү сәләтен үстерер. Уртак хобби булдырырга тырышыгыз, театр, цирк, балалар кафесына йөрегез. Спортка да мәхәббәт тәрбияләргә онытмагыз: гимнастикага бирегез, шугалакка, бассейнга алып барыгыз. Бу шөгыльләр үзегезгә дә ярдәм итәр. Кызыгыз белән хатын-кыз эшләренә өйрәнегез: чәч үрә, төймә тага белү бер дә комачауламас. Шулай ук ир-атлар эшен өйрәнү кызыгыз өчен дә зыян итмәс.

Кыз тәрбияләгәндә зур хата ясалган бер очракка да тукталып үтәсем килә. Алисә белән бер уку йортын тәмамладык. Баштарак мин аның әтисе юк, дип уйлый идем. Чөнки ул аның турында бер сөйләми иде. Шулай бервакыт университеттан чыгып барабыз: “Нишләп йөри инде ул?” – ди. Бакчаң, ул әтисе турында әйтә икән. Тегесе кызын алырга килгән. Ике арада тирән упкын барлыгын сизеп алдым. Бер җай чыккач, дустымнан әтисенә карата ник мондый мөнәсәбәттә булуын сорарга батырылык иттем. Алисәгә 10 яшь вакытта гаиләне тулыландырып ир бала туа. Шушы көнгә кадәр кызга булган барлык игътибар малайга күчә. Әти кызы булып йөргән Алисәгә наз да җитми башлый. Аеруча әти назы. Һәм алга таба да әтиләре бар игътибарын улына багышлый. Алисә әйтүенчә, әти-әнисе еш кына бала карау өчен ачуланыша торган булганнар. Имеш, кыз кешене – әни, ә малайны әти карарга тиеш. “Ә минем әти белән рәхәтләнеп сөйләшәсе килгән вакытларым күпме иде? Ул һаман, бар әниең белән киңәшләш, дип борып җибәрә иде”, – дип ярсыды дустым. Кызганыч, бу беҗә торган үпкә түгел, ә нәфрәткә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә гаиләдәге һәр балага игътибарны җитәрлек итеп бирү мөһим. Алар бер-берсенә комачауларга тиеш түгел.

Бәләкәй ханбикәгез өчен сакчы булыгыз. Аның яшенә я проблеманың нинди булуына карамастан, ярдәм кулы сузыгыз. Аның тирәсендәге дус-ишләре кызыгызның һәрвакыт сак астында икәнен белеп тору файдага гына булыр. Гомумән, аның һәр үсеш этабында катнашыгыз.

Тагын бер мөһим әйберне онытырга ярамый! Балаларыгызга һәрчак дөресен сөйләгез. Үзегез әйткән сүзләр белән, холык-фигыльләрегез дә туры килсен. Әти-әни сүзе бер була!

Психолог киңәше

Рәйсә Нуриева: “Гармония” психотерапия үзәге логопед-психологы, Вахитов районы 188нче номерлы балалар бакчасы логопеды, югары категорияле логопед.

“Әтиләр балага тиешле вакытны багышларга тиеш. Шул чакта бала әтисенең һәрчак янәшә һәм аның өчен үз эшләрен икенче планга да куярга әзер икәнен күрәчәк.

Ир-атлар бала тәрбияләүгә 3 яшьтән генә керешергә тиеш дигән фикер бар. Кайберәүләр хәтта бу ир-егет эше түгел, дип саный. Дөрес түгел. Алайса булачак ир, әти кимчелекле, юаш, үз сүзе өчен җавап бирә алмый торган булып үсәчәк. Бала бар яктан да тулы булып үссен өчен, әти дә, әни дә кирәк. Хәзер күпләр вакыт җитмәү белән аклана, ләкин сезнең балагыз бары тик сезгә генә кирәк. Аны кем тормыш итәргә өйрәтергә тиеш? Ул кемнән үрнәк алыр?

Балаларыгызны тәрбияләгәндә хатыныгыз белән бер сүздә булыгыз. Өстәмә баллар эшләргә тырышырга кирәкми. Әни кушмаганны сез дә рөхсәт итмәгез. Гаиләдә һәм аннан тыш та, бердәм кагыйдәләр булдырыгыз. Бала тәрбияләүдә тавыш күтәрү, бигрәк тә кыйнау яхшы чара түгел. Әтинең кырыс кыланышлары киләчәктә начар юнәлеш алырга мөмкин. Әгәр сез тыелып кала алмыйча йомшак җиргә суксагыз, гафу үтенүдән оялмагыз.

Балачакта тиешле дәрәҗәдә яратылган балалар, аралашучан, ачык, ярдәмчел булып үсә. Андыйлар йөрәгендәге мәхәббәт хисе якыннарга да, туганнарга да, дусларга да җитәчәк һәм ул сезгә әйләнеп кайтачак. Балаларыгыз үсүгә, ни кызганыч, сез картаясыз. Һәм рольләр алышына. Ул вакытта инде сезгә улыгыз я кызыгыз ярдәмгә килә. Балачакта алган назын, яратуын сезгә бүләк итә”. 

Ата мәхәббәте ананыкына караганда да баланың изге җанлы булуына ныграк тәэсир итә икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәллам: “Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”, – дигән. Чынлап та бернинди байлык та баланың холкын кире кайтара алмыйдыр. Шуңа күрә киләчәктә үзегез үстергән җимешләрнең иң татлысын ашыйсыгыз килсә, балаларыгызга дөрес тәрбия бирергә тырышыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100