Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аталары эсседә өйдә бикләп, сусыз, ризыксыз калдырып киткән балалар ярдәм сорап ялварган

3 һәм 1 яшьлек ике сабыйның тавышын күршеләре ишетеп алган.

news_top_970_100
Аталары эсседә өйдә бикләп, сусыз, ризыксыз калдырып киткән балалар ярдәм сорап ялварган
Уфа кешеләре беренче каттагы ачык тәрәзә каршындагы сабыйны күреп алган. Читлеккә ябылган кебек, тимер рәшәткәле тәрәзә артында утырган бала ярдәм сорап ялварган. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Тәрәзә каршындагы 3 яшьлек бала узып баручыларга дәшкән. Фатир эчендә бер яшьлек тагын бер бала булуы ачыкланган. Ул туктаусыз кычкырып яткан.

Күршеләр бу тавышка җыелышкан. Балалар өч сәгать чамасы ярдәм сорап интеккән. Олырак сабый өйдә әтиләре бикләп киткәнен аңлата алган. Ул башта балаларына акырган, аннар бикләп чыгып киткән.

Бу кеше балаларына су да, ризык та калдырмаган. Эсселектән талчыккан сабыйларга тәрәзә аша су белән шешә, печеньелар биргәннәр. 

Чит кешеләр белән аралашкач, балалар елаудан туктаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100