«Атадан балага»: табиб шикәр диабетының нәселдән күчү куркынычы турында аңлатты
Шикәр диабеты инвалидлыкка һәм үлемгә еш китерә торган авыруларның беренче өчлегенә керә. Аның барлыкка килү сәбәпләренең берсе нәселдәнлек белән бәйле. Бу хакта «Радио 1»гә Мәскәү өлкәсе Владимирский исемендәге фәнни-тикшеренү клиник институтының терапевтик эндокринология бүлегенең фәнни хезмәткәре, табиб-эндокринолог Светлана Шокур сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, беренче типтагы диабетның нәселдәнлек факторы икенче типтагыга караганда түбәнрәк.
«Беренче типтагы диабет белән авыручы кеше бала табарга теләсә, без аның баласында диабет барлыкка килү ихтималы 2–6 процент тәшкил итүен кисәтәбез. Әгәр беренче типтагы диабет белән авыручы ир-ат бала табарга планлаштыра икән, аның баласында авыру үсеш куркынычы 10 процентка кадәр җитә», — дип аңлаткан табиб.
Аның сүзләренчә, үзең өчен куркыныч зонасын билгеләү өчен, туганнар арасында шикәр диабеты белән авыручылар булу-булмавын ачыкларга кирәк.
«Куркыныч турында сөйләү өчен туганнарның бер ягын белү дә җитә», — дип ачыклык керткән ул.
Светлана Шокур шикәр диабетының төп билгеләре арасында сусау, авыз кибү, тире коры булу, күп итеп бәвел бүлеп чыгару һәм гомуми хәлсезлекне атаган.