news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтәч гөмбәсенең организмга нинди файдасы бар?

news_top
Әтәч гөмбәсенең организмга нинди файдасы бар?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Хәзер әтәч гөмбәсе (лисички) сезоны башлана. Бу гөмбәләрнең файдасы, җыю кагыйдәләре һәм куллану алымнары турында табиб-диетолог, эндокринолог Антон Поляков сөйләгән. Бу хакта Радио 1 сайты яза.

Табиб бу гөмбәләрнең иммун системасын җайга салу һәм паразитларга каршы үзлекләре турында сөйләгән.

«Шулай ук аларда D-манноза (ике химик матдә) да бар. Бу комбинация кайбер паразитларның йомыркаларын таркатырга булыша. Паразитларга каршы альтернатив программалар арасында әтәч гөмбәсе куллану оптималь булып санала», – дигән табиб.

Табиб сүзләренчә, әтәч гөмбәсендә эргостерол бар, ул D2 витаминының башлангычы булып тора һәм нечкә һәм юан эчәктә патоген чүпрәләр үсешен үтерә.

Белгеч кисәткәнчә, гөмбәләрне автомобиль трассалары яки сәнәгать оешмалары яныннан җыярга ярамый, чөнки алар токсиннарны үзләренә сеңдерергә сәләтле. Эндокринолог әтәч гөмбәсен төрлечә әзерләргә киңәш итә, тик иң файдалылары – тозланганы, маринадланганы һәм томалап пешерелгәне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар