Үрмәкүчләрнең галимнәр Aterigena liguricaCC BY-NC 4.0 (воронковый паук) дип билгеләгән төре, парлашкан чакта, гадәти булмаган ысул куллана икән. Мондый үрмәкүчләр Кытайда яши. Ана үрмәкүч ата үрмәкүч белән кушылган чакта үле булып кылана. Бу турыда «Наука» каналы сайтында язылган.
Тикшеренүчеләр ачыклаганча, ана үрмәкүчнең үле булып кылануы ата үрмәкүчкә тынычрак булырга ярдәм итә икән. Үзенә ошаган ата үрмәкүчне күрүгә, ана үрмәкүч «үлә». Ә үзенә яраксыз дип санаган «егетләрне» күргәч, ана үрмәкүч бик каты хәрәкәтләнә башлый, шулай итеп ул «начар егетләрне» үзеннән куа.
Мондый үрмәкүчләрнең гаиләсендә 1500ләп төр бар. Шуларның кайсыберләре, кушылганнан соң, ата үрмәкүчне үтереп, ашый. Менә шуңа күрә ата үрмәкүчләр сексны бик үк яратып бетерми. Ата үрмәкүчнең куркуын басу өчен, ана үрмәкүч бөгәрләнеп ята да катып кала.
Галимнәр ана үрмәкүч үзе шулай кыланамы, әллә ата үрмәкүчнең ниндидер бер өстенлеге булып, ана үрмәкүчне шулай катып калырга мәҗбүр итәме икәнен аңларга тырышкан.
Биологлар Aterigena aculeata аналарын өч очракта тикшергән. Беренчедән, табигый парлашу вакытында. Икенчедән, ана үрмәкүчне парлашу алдыннан куркыталар һәм анестезия ясап йоклаталар. Өченчедән, парлашу алдыннан ана үрмәкүчне анестезия белән йоклаталар да, шулай итеп, ата үрмәкүчкә сигнал бирәләр.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ана үрмәкүчнең үз теләге белән һәм кирәк чакта үле булып кылануы ачыкланган. Ул шулай итеп, ата үрмәкүч белән парлашуга каршы булмавын күрсәтә. Ана үрмәкүч «үлеп ятмаса», ата үрмәкүч аның янына килми. Ләкин ата үрмәкүч ана үрмәкүчнең кылануын белә һәм аталану тәмамлануга ук качып китәргә тырыша, диелә хәбәрдә.