Ата кеше улының башына балта ыргыткан: бала хастаханәдә
Мәктәп укучысы җитди имгәнгән.
Башкортстанда 14 яшьлек малайга атасы балта ыргыткан. Балта баланың башына тигән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Җитди имгәнгән баланы Уфа хастаханәсенә озатканнар.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бу эшнең сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә диелгән әлеге хәбәрдә.