news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ата капиталы нинди аталарга тиеш булачак?

Ата капиталы нинди аталарга тиеш булачак?

news_top
Ата капиталы нинди аталарга тиеш булачак?
Россиядә "ата капиталы" барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Гаиләне, ана белән баланы яклау буенча Җәмәгатьчелек палатасы докладына сылтама белән "Известия" газетасы хәбәр итә. 

"Ата капиталы" гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туган очракта биреләчәк дип фаразлана. Балаларның теркәлгән гаиләдә тууы һәм бер ата-анадан булуы шарт итеп куела.

Күпбалалары әтиләргә биреләсе акча ана капиталы кадәр булачак, ягъни 453 мең сум. Ата капиталын ана капиталы белән беррәттән алырга мөмкин булачак дип фаразлана, ягъни ата да, ана да акча ала алачак.

Проект Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымда гамәлгә ашырыла башлаячак. Әгәр уңышка ирешсә, ул Россиянең башка регионнарында да башкарылачак.

Бу чаралар нәтиҗәдә 2024 елга илдә туучылар саны артуга китереп җиткерәчәк дип фаразлана, ягъни бер хатын-кызга 1,92 - 2,05 бала туры киләчәк.

Программаны гамәлгә ашыруга алдагы биш елда триллион сумнан артык акча тотылачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар