Ата һәм улның уртак бизнесы: 40 граммлы сары йомшак йомгактан 1,5 кг лы бройлер үстерү
Бариевлар гаиләсе Арча районы авылында рәхәтләнеп бройлер чебиләре үстерә. 40 грамм сары йомшак йомгактан ничек итеп 1 ай эчендә 1,5 кг бройлер үстерергә?
Арча районының Якты Көн авылында кошчылык фермасына нигез салган Радик Бариев моның өчен сыйфатлы тукландыру, җылы һәм коры тирәлек, эшкә намуслы мөнәсәбәт кирәк, дип саный.
«Безгә бик булышалар»
Һәм инде, әлбәттә, дәүләт ярдәме зарур. Кош фермасына илтүче ныклы бетон юлны күрсәтеп, шундук шул хакта сөйли Радик.
– Элек монда, кем әйтмешли, кереп тә, үтеп тә булмый иде. Безгә бәхет елмайды: бервакыт Арча районында күчмә республика семинары узды да, безнең хуҗалыкка Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров килде. Кош фермасына илтүче юлны күрде дә, «Бу кешегә ярдәм итәргә кирәк», – диде. Шулай итеп, безгә бетон юл салдылар. Мин генә түгел, безгә чеби алырга килүче меңнәрчә кеше аңа моның өчен рәхмәт укый. Гомумән, ярдәмнәре өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм, беренче чиратта, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләремне җиткерергә телим. Мин Россиянең төрле төбәкләрендә булам һәм чагыштырып әйтә алам: дәүләт ярдәме булганга, Татарстан фермалары яхшырак үсә. Ә мондый ярдәм күрсәтү өчен республикага бит федераль акчаларны җәлеп итә белергә, аларны тиешле дәүләт программалары кысаларында вакытында гамәлгә ашырырга кирәк. Безнең хуҗалыкны гына алыйк: «Яшь фермер» программасы буенча без кош абзары төзү өчен 2 тапкыр грант ярдәме алдык: башта миллион ярым, ә икенче елны – 3 миллион сум, – дип сөйли Радик Бариев.
Үсәр өчен бөтен шартлар бар
Бариевлар үз хуҗалыкларына чагыштырмача күптән түгел – 2017 елда нигез сала. Җир кишәрлеге сатып алалар һәм төзелеш башлап җибәрәләр. Алдагы 3 елда бер-бер артлы кош абзары корпуслары төзиләр. Кошчылык фабрикасыннан ел дәвамында өчәр партия 1 көнлек чебиләр сатып алалар, аларны карап үстерәләр. Фермада 8 кеше хезмәт куя, шул исәптән, Бариевлар үзләре дә: гаилә башлыгы, хатыны Рәзимә һәм уллары Булат, юридик яктан ул хуҗалык җитәкчесе булып тора.
Кош абзарларында коры, идәннәргә пычкы чүбе җәелгән, махсус кошчылык өчен универсаль су эчү җайланмалары урнаштырылган. Иң мөһим шарт – тиешле һава температурасын саклау, аеруча, иң нәниләр – бер көнлек йомшак чебиләргә. Җылылык махсус гидроаккумулятор ярдәмендә бирелә, өстәп, казан да бар. Ләкин артык җылылык та ярамый. Шуңа күрә монда аның көйләүче автоматика урнаштырылган, терморегуляторлар эшли.
«Гомумән, ярдәмнәре өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм, беренче чиратта, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләремне җиткерергә телим. Мин Россиянең төрле төбәкләрендә булам һәм чагыштырып әйтә алам: дәүләт ярдәме булганга, Татарстан фермалары яхшырак үсә», – ди Радик Бариев.
– Кошчылык хуҗалыгында иң зур чыгым азык өчен китә, – дип дәвам итә Радик Бариев. – Сәгатенә 3 тонна азык җитештерүче вертикаль шнек туглагычы булган азык цехы төзелде, анда бөртекле һәм кузаклы культураларны эшкәртәбез. Ләкин бройлерлар яхшы үссен дисәгез, Глазов катнаш азык заводыннан ит өчен үстерелүче кошлар өчен престартер катнаш азык тибындагы махсус азык сатып алырга кирәк. Гади көрпә белән генә кош үстереп булмый.
Гомумән, бройлерлар күп ашый. Интенсив үсеш чорында Бариевлар фермасында алар көненә 4-5 тонна азык бетерә. Ләкин үсүләре дә тиз. 1 айлык чебиләрнең авырлыгы 1,5-1,7 кг га җитә. Ә бит 1 көнлек чебинең башлангыч авырлыгы нибары 40 г.
Беренче адымнар
Радик үзе Биектау районының Коркачык авылыннан. 1995 елдан ул Арчада яши, Якты Күлгә аннан нибары 6 чакрым. Кошчылык фермасын ачканчы, ул «КамАЗ» техникасын йөрткән, ләкин чеби үстерү тәҗрибәсен инде күптән үзләштергән.
– Кошчылык белән җитди шөгыльләнү карарын 6 ел элек кабул иттек, – дип искә ала Радик. – Бервакыт улым белән утырып сөйләштек. Ул Казанга китеп, эшкә урнашырга уйлаган иде. «Карале, улым, таза-сау ирләр, каравылчы булып смена эшләп чыгар өчен, республика башкаласына барып йөриләр. Ә бит аларның хезмәт хакы бик бәләкәй, юл бөкеләрендә күпме вакыт әрәм итәләр, юлга бензинга күпме акча тоталар. Авылда да үз эшеңне ачып була бит. Бәлки, кошчылык фермасы төзербез?» – дидем.
Шулай хәл итәләр дә. Бариевларның хәзер кош сату буенча проблемалары юк. Күпсанлы клиентлар чама белән 20 көнлек чебиләр ала, көзен исә үскән кош артыннан киләләр.
Альбина Фәритова һәм Рәзилә Солтанова чеби алыр өчен Якты Күлгә Кукмара районыннан килгән.
– Сүз иясе белән йөрми, яхшы, сәламәт чеби каян алырга икәнен әйбәт кешеләр әйтте, – ди алар. – Кызганыч, ишегалдында урын бәләкәй, югыйсә күбрәк тә алыр идек. Бездә бит үстерер өчен кимендә 50 чеби алсаң, субсидия бирелә.
– Әлегә без тере кош кына сатабыз, әмма киләчәктә ит тә сатарга ниятлибез, – дип планнары белән уртаклаша Радик Бариев. – Моның өчен кош сую цехы төзергә, кош тоту урыннарын тәртипкә китерергә, махсус җиһазлар сатып алырга кирәк булачак. Ә аңа вакыт һәм шактый акча кирәк. Әмма, кем әйтмешли, Мәскәү дә шундук төзелмәгән.
«Республика Татарстан», Шамил Баһаутдинов