Булат шымыкай малай булды. Гел читтәрәк йөрде, күбрәк башкаларны тыңлады, артык сөйләргә яратмады. Була андый малайлар, башкаларга ияреп йөриләр, кушканны эшлиләр, алга омтылмыйлар. Әнә шундыйрак иде мәктәп елларында Булат. Никтер һәрчак йөзендә гаепле елмаю, әйтерсең, күрше карчыгының казын урлап суйган. Малайлар арасында абруе булмаганны, кызлар турында әйтәсе дә түгел инде.
Армиягә барыр вакыты җиткәнче берәр кызга сүз кушканы булдымы икән аның? Уттан курыккандай курка иде Булат кыз-кыркыннан. Тегеләр күзләрен төбәп берәр сүз дәшә калсалар, кирпечтәй кызарып чыга, тотлыга башлый. Әйткәндәй, армиягә алмадылар аны. Шундый юка гына гәүдәле, кабыргалары ыржаеп чыккан үсмернең мылтык күтәреп йөрергә дә хәленнән килмәс иде. Ә бит шул юаш, шым малай классташларының барысыннан алдарак өйләнде.
Болай булды бу хәл. Булатларның янәшәсендә бик тә шаталак, авызын җыеп ала алмаган, җилбаш, Гәүһәр исемле кыз яши иде. Ул бала озаклап укымады мәктәптә, сигезне чак ерып чыкты да туктады. Ну мәгәр уен-көлкегә, ихахай-михахайга маһир иде инде. Кайда аулак өй, кайда танцы-мансы, шуның уртасында Гәүһәр.
Булат өйләнәсе елны егылып иген уңды. Урып-җыюга тирә-яктан шофер-комбайнерлар килеп тулды. Шул көзге эшләрдә бик актив Гәүһәр дә катнашты, әллә аш бүлеп торды, әллә су ташыды шунда. Ашлык урылып беткәч, амбарларга салынгач, ярдәмчеләр кайтып китте, әлбәттә. Ә менә Гәүһәр ямансулап калды. Сәбәбе булгандыр дип уйларга кирәк.
Булат язгы призыв иде, военкоматка барылып каралганда ниндидер сәбәп таптылар, кулына кәҗә билеты тоттырдылар. Шул очрактан соң Гәүһәр күршесен бик якын күрә башлады. Өйләренә кереп үсмерне клубка алып чыкты, урам киләпләргә өйрәтте. Ә бер кичне Булатны өенә кадәр кайтарып куйган да үзе дә ияреп кергән. Ата-ана берни ишетми-белми икенче бүлмәдә йокы сүтә бит инде. Кыз малайның урынын яулап алган, тегене дә үзе янына тартып яткырган.
Икенче көнне киленле булып уяндылар Миңлебикә апа белән Ибрай абый. Йомшак күңелле кешеләр иде алар. Нәрсә дип тә әйтергә белмәгәннәр кызга. Ә Булат башын иеп басып тик тора икән. Шулчак Гәүһәрнең әнисе Сара апа кереп җиткән.
Монда йокладымы бу җен алыштырган нәрсә? – дип белешкән. - Таш булып ят шунда, унсигезең тулганчы, ичмасам, исем чыгармый йөри алмадың, – дип дулап чыгып киткән.
Шуннан калды Гәүһәр килен булып. Мөмкинлектән чыгып, туйга охшаганрак табын җыйдылар. Атна-ун көн эчендә өйгә баш булып алды таштояк кыз. Барысы аның кубызына гына биеделәр. Әмма күңелсез күренде шикелле аңа яхшы килен булып кылану. Авыл бәләкәй, бар кылганың билгеле, күңел күтәрергә форсат юк.
Язгы өзеклектә кияүгә чыккан булса, җәйге челләдә, кызу эш вакытында планнары үзгәрде Гәүһәрнең.
Шәһәргә китәбез! – дип, кышлаган үгезне суйдырып, базарга чыгарып сатты. Икесенә ике чемодан йөкләп, сатудан кергән акчаны алып, күрше шәһәрдә башланган комсомол төзелешенә китеп бардылар алар.
Ул вакытта мондый романтик омтылышлар гадәти хәл иде. Андыйларга гомум ятактан кечкенә бүлмә бирәләр, кулларына брезент бияләй кидерәләр дә, алга! «Туган ил өчен!» – дип я измә изәргә, я кирпеч тезәргә җибәрәләр иде. Булатны нәкъ шундый эшкә, кәйлә белән котлован казырга тәгаенләгәннәр, ә телгә оста Гәүһәр монда да югалып калмаган, кухня тирәсенәрәк урнашкан. Күпләр шулай бер чемодан белән чыгып китеп, тора-бара фатирлы, машиналы булдылар, гөрләтеп яшәделәр, балалар үстерделәр.
Балалар дигәннән, алты ай үттеме, юкмы, эш урыныннан Гәүһәрне больницага алып киткәннәр. Ярый өлгереп калганнар, шалкан кебек таза, өч килолы малай тапкан бу. Бу артудан соң Булат яшь хатынын үзләренең өйләренә кайтарып куйды. Киленнең әнисе Сара апа оныгының хәлен кереп кенә белешә иде. Озаклап чәйләр эчеп, күп акыллы киңәшләрен биреп чыга иде. Озын телле авылдашлары, ул нинди өлгер бала, алты ай булмады яшәгәннәренә, дип шик белдерергә тырышканнар иде шикелле. Гәүдәгә калынаеп киткән Гәүһәр андыйларның авызын тиз япты.
Алдан туды, вакыты җиткәнне көтмәде, – дип үзенекен алга сөрде. Ни нәрсә булган, анда кемнең ни эше, үзләре килешсәләр – шул җиткән. Кәйнә белән кайны авыз ачып каршы сүз әйтмәделәр (әйтеп карасыннар!), Булат та кулыннан төшермәде улын кайткан чакларында.
Балага бераз һуш кергәч, Гәүһәр шәһәргә ашыкты. «Анда минем таныш әбием бар, карап торыр, эшкә чыгарга җыенам», – диде. Ияләнеп киткәннәрдер инде шәһәр тормышына, күпмедер вакыт тыныч кына барды кебек гаилә тормышы. Кайткалап йөрделәр, йөкләп-йөкләп ит-май ташыдылар. Барысы да шулай итә инде, яңалык түгел. Әмма авылдашлары арасында шик бар иде Гәүһәр тикле Гәүһәрнең шулай басылып яшәп китүенә. Раска килде шикләнүләре.
Бердәнбер көнне зык кубып аерылыштылар болар. Гәүһәр ямьсез кыланып кайныларының мөлкәтен бүлешеп йөрде, нәрсәләрдер үз өйләренә ташыды. Урам яңгыратып теге мескеннәрне эт итеп тиргәде, малайларын хурлады. Шул эшләгән җиреннән яңа абышка тапкан икән үзенә тиктормас хатын. Сайлаганына кияүгә китә, имеш. Законлап аерылышты Булат белән, алимент юллады, шуннан соң гына күздән югалды.
Бу хәлдән соң Булат төзелештә озак эшләмәде. Араларны өзеп, кире авылга кайтты. Авылдагы ремонт бридасына эшкә алдылар моны. Тавыш-тынсыз гына шунда көч түкте. Вакыт үтте. Гәүһәрнең кайтып йөргәне булмады. Яраткан оныкларын карт-белән карчык бик сагыналар иде. Булат үзе дә ут йотты: кемнәр кулына нәүмизләнеп карап утыра икән аның бәгырь кисәге? Гәүһәрнең әнисеннән ишетелеп калды ничектер: Гәүһәр гаиләсе белән җылы якларга чыгып киткән, имеш.
Шундый тырыш, тәүфыйклы, күндәм ирнең гаиләсез йөрүе күп хатын-кызларга ошамады, билгеле. Ялгыз хатыннар иза чигә, күз яше түгә, ник шуларның берәрсен бәхетле итмәскә? Җыелышып, киңәшләшеп, таныштырганнар Булатны бер ипле генә, юаш кына кыз белән. Күрше авылда балалар бакчасында эшли икән, егерме тугызы тулса да, кияүнең нәрсә икәнен белми. Ә бу вакытта әти-әнисе кырыенда дүрт-биш еллап яшәгән иде инде Булат. Зур тырышлык белән кавыштырганнар боларны. Әлбәттә, шатлыклы вакыйга булды авыл өчен. Тәңребез парлы-парлы яраткан бит җан ияләрен, һәркем гаиләле булырга тиеш.
Хуш, яшиләр болар әйбәт кенә, икесе дә җигелеп эшлиләр, дөнья көтәләр, аралары да күз тимәсен. Әмма бала юклык җаннарын сыза. Акча жәлләми, яшь хатынын врачтан врачка йөртә Булат – нәтиҗә юк. Кая барсалар да, белгечләр бер үк сүзне кабатлый:
Бар әгъзалар тәртиптә. Бераз көтегез, һичшиксез, бала табарга тиешсез, – диләр хатынга. Шулай ике-өч еллап йөрделәр шикелле. Ничектер бер ак халатлысы арадан әйткән Булатка:
Син, иптәш-товарищ, үзең тикшерелеп кара. Бәлки, сәбәп синдәдер.
Ул хәлдән соң да кулын селтәп әллә күпме йөрде әле Булат. Анда нинди сәбәп булсын, аңа бала табасы түгел... Хатынының үгетләүләренә буйсынып, узган бу тикшерү. Врач ап-ачык әйткән моңа:
Син бала ясарга сәләтле түгелсең! Сирәк очрый ирләр арасында мондый чир, - дигән.
Аптырашка калган Булат:
Ничек инде, ник сез алай әйтәсез? Минем бер балам бар бит инде, – дип тавыш күтәргән.
Врач тиз урынына утырткан моны:
Ә ул бала синеке түгел!
Эх, егетләр, белсәгез сез Булатның хәлләрен! Бик авыр булды аңа. «Улым, улым!» – дип өзгәләнде, ничә еллар айныкын аена алимент түләде һәм менә килеп ят кешенең баласын карап яткан, имеш...
Дөреслекне белгәч, кәгазьләр юллап карады ул, әмма ничек тә очына чыга алмады. Җир читендәге Гәүһәрне ничек эзләп табасың? Аннан соң, суд юлында йөри торган кеше Булатмыни инде? Шул килеш язмышына язылганына ризалашты ул, хатыны да иреннән узып сүз әйтмәде. Төгәл унсигез ел алимент түләде, айныкын айга, ничек язылган. Ну Гәүһәр, елан аягын кискән хатын, сикереп төшеп шатлангандыр инде. Ә Булат яңа хатыны белән тәрбиягә игезәк бала алып, аларны үстереп кеше иттеләр...