Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ата-анасыз калуыма каһәр суккан сугыш гаепле»

news_top_970_100
«Ата-анасыз калуыма каһәр суккан сугыш гаепле»

- Без тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән күренекле әдибебез әйткәнчә: « Без - 41 ел балалары» булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез. Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы – хәсрәтләрен, ачлыкны, халкыбызның күрсәткән рухи батырлыгын, үз башларыннан үтмәгәч аңлап та бетермиләр кебек яки аңларга теләмәгән кешеләр юк түгел.

Әдәбиятта, газета-журнал битләрендә, телевидение экраннарында, радио дулкыннарында бу мәсьәләгә караш җитәрлек күләмдә чагылыш алмый, кимегәннән кими кебек. Үткәннәрне белмәсәк киләчәк юк, дигән сүз, - дип саный шагыйрь, сугыш чоры баласы Фердинант Гайсин.

Шагыйрьнең язмышы сугыш, сугыштан соңгы еллар белән бәйләнгән. Баштан үткән, ачы язмышы хакында еш искә ала. Ул еллар аның иҗатында да чагылыш тапкан. Үскәндә аның үзәгенә беренче чиратта ятимлек үткән булса, икенчесе - ачлык булды, дип искә ала ул. Ятим үсүендә, ата-анасыз калуында ул каһәр суккан сугышны гаепли.

- Сугыш безнең гаиләне урап узмады. Әтием миңа алты ай булганда сугышка китә. Мин аны гомерем буе көттем, кайтыр дип хыялландым, кайтмады – хәбәрсез югалды, - дип башлады сүзен Фердинант Гайсин. - Сугыш белән килгән ачлыктан котылу өчен нәрсәләр генә ашарга туры килмәде безгә. Төрле үләннәр: кычыткан, кузгалак, акбаш, ат кузгалагы, юкә яфрагы. Халык язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Яз җиттеме кырдан черек бәрәңге җыярга бара идек. Җәй җиттеме пешергә өлгермәгән җиләк – җимеш, арыш һәм бодай башларын уып ашый идек. Хәзерге мул тормышта да икмәк бөртекләрен кадерләп җыеп алу, җамаяк төпләрен ипи белән чистартып ашау, сугыш чорыннан калган балаларга, үсмерләргә хас нәрсә. Авыл халкы икмәкне үстереп фронтка җибәрде, ләкин үзләренә бер бөртек тә икмәк бирелмәде. Ач килеш иң авыр эшләрне башкардылар: сука сукаладылар, урман кистеләр, салам, ашлык ташыдылар. Хатын-кызлар, үсмерләр атларны, тракторларны алмаштырдылар, - диде ул.

«Ике уч бодай өчен әни асылынып үлде»

1945нче елда Фердинант абыйның әнисе, ачлыктан котылып калу өчен кесәсенә бер – ике уч бодай салып эштән кайта. Бу хәлне колхоз рәисенә җиткерәләр. Авыл советы һәм колхоз рәисе Зиннәтбану ханымны каторгага җибәрәбез, дип бик нык куркыта.

- Бу вакытта йөз грамм ашлык өчен төрмәгә утырткан очраклар еш була. Әнием каторгадан исән – сау кайта алмам, дип уйлагандыр ахры, иртән тора, мичкә салам ягып өйне җылыта, миңа ашарга пешереп өстәлгә куя, мин ул вакытта сөннәттә булам, лапаска чыга да, үз-үзенә кул сала. Соңрак хуҗалар: « Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит,» - дип авыл халкы алдында акланмакчы булалар. Әлеге вакыйга тормышымның иң авыр мизгеле булды.

Мин биш яшемдә апам Гөлбану белән калам. Бертуган апама ул вакытта егерме бер яшь була. Тормышка чыкмаган яшь кыз биш яшьлек бала белән кала. Ул вакытта апам, наряд буенча колхозга килгән, мәҗбүри, хатын-кызлар белән урман кисүдә була. Өйдәге хәлне күргәч, районнан килгән вәкил апамны урман кисүдән азат итә, ул өйгә кайта. Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч булмаган. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше күп булган. Бу авыр заманда хатын-кызларның чыдамлыгына хәйран калырлык, - ди шагыйрь.

«Апай качырып бер стакан кәҗә сөте эчерде»

Апасы кечкенә Фердинантны авылдагы балалар йортына биреп карый, әмма алты сум пенсия өчен кире үзенә ала. Шул алты сум акчага алар кибеттән ипи, тоз сатып алалар.

Балалар йортында йөздән артык ятим калган балалар хөкүмәт карамагында тәрбияләнәләр иде. Ашау яхшы, өстә яхшы кием, чисталык, ләкин ирексезләр иде. Без аларга көнләшеп карый идек, шулай да без ирекле, шуны ул вакытта аңламаганбыз.

1946нчы елда апам мине алып, авыл егете Касыймҗанга тормышка чыга. Без торган кечкенә генә иске йорт ялгыз кала. Апам килгән йортта безнең белән сигез кеше бар, шуның дүртесе үсмер балалар. Шул чор өчен бу зур гаилә, ашарга юк, салам ягып җылынабыз, балалар идәндә салам матрасларда тәгәрәшеп йоклыйлар. Безнең сөтле кәҗәбез бар иде, шул кәҗәне сауган саен апам качырып бер стакан сөт эчертә. Бәлки шул бер стакан сөт ачлыктан, шешенүдән коткарып калгандыр.

Зур гаиләдә яшәргә авыр булгач, өчебез: җизни, апам, мин үзебезнең иске йортка кире кайтабыз. Шул нигездә биш бала үстек, алтынчы бала мин идем. Алар кулында балигъ булганчы үстем, урта мәктәпне тәмамладым.

Балачагым булмады дияргә була, көннәрем бала, хайваннар карап, өйдәге эшләр белән үтә иде. Кечкенәдән эшләп үстем. Җизнәм бик кырыс, аз сүзле кеше иде. Аны сугышта пленда булган өчен районга чакырып сорау алып кимсеттеләр. Аларга үстергәннәре өчен гомерем буе рәхмәтлемен, әгәр алар кулында үсмәсәм, язмыш минем белән башкача уйнаган булыр иде. Язмышымның авыр көннәре күп булды, аларның күбесе шигырь юлларына әверелде, - ди ул.

«Ятимлек ачысы юлыма аркылы төште»

Балачак, яшүсмер елларында күңелле мизгелләре дә булган. Фердинант Гайсинга шагыйрь Сибгат ага Хәким белән очрашу насыйп була.

- Ул очрашуны әле дә булса сагынып искә алам. Унынчы классны бетереп, авылда тракторчы булып эшләгән еллар. Чәчү вакытында, урак өсләрендә ул елларда авыл яшьләре агитбригада оештырып басу- кырларда концертлар куеп йөри иделәр. Матур җырлыйсын, дип мине дә ара-тирә шул концертларда җырлата иделәр. Гадәттә Сибгат абый авылга кайтса, басу-кырларга чыгып, хозурланып йөрергә ярата иде.

Шулай концерт куеп ятканда карап торучы халык арасына килеп керде ул. Ул вакытларда клуб мөдире булып Роза Гайсина эшли иде. Ул Сибгат абыйны күреп алды да: « Менә бу егетнең җырлаганын тыңлагыз әле, тавышы бик моңлы. Авылда әрәм булып ята»,- диде. Минем җырлаганны тыңлаганнан соң: «Энем сиңа җырчы булырга кирәк, укырга Казанга кил. Мин Нәҗип Җиһанов белән сөйләшермен»,- диде. Әлбәттә инде, шул сүзләрдән соң мин зур өметләр баглап Казанга киттем. Нәҗип абый мине: «Син Сибгат малаемы?» - дип каршы алды. Җырларга кушкач, мин үземнең авыл клубында яратып җырлап йөргән җырымны - Нәҗип Җиһановның «Батырҗан» ариясен башкардым. Нәҗип абый җырлавымны ошатты һәм мине Казанга - бер еллык музыка училищесына укырга чакырды.

- Училищедан чыгып барганда миңа авылдаш егет очрады. Ул мине Казан педагогик-индустриаль техникумга керергә үгетли башлады. Янәсе, музыка училищесының тулай торагы да юк, җырчы булып кая бармакчы буласын? - диде. Ятимлек ачысы шул равешле монда да юлыма аркылы төште. Мин кире документларымны алып, авылдаш егеткә ияреп китеп бардым. Шулай итеп, Казан педагогик-индустриаль техникумның ишекләрен ачып кердем. Әлеге уку йортында мөгаллим белгечлеге алып, Казанның 126 нчы урта мәктәбендә 35 ел дәвамында балалар укыттым. «Татарстанның атказанган укытучысы», «Россиянең мәгариф отличнигы» исемнәренә лаек булдым.

Ачы язмыш мине бу тормышка ачык күз белән карап, дөрес фикер йөртергә өйрәтте», - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100