Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-анасының бурычын баланың банк картасыннан ала алалармы?

news_top_970_100
Ата-анасының бурычын баланың банк картасыннан ала алалармы?
"Татар-информ" архивы

Европа Юридик хезмәте белгече Дмитрий Короленко баланың банк картасыннан ата-анасының бурычын алу-алмау мөмкинлеге турында аңлатты. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Үсмер бала, 14 яше тулгач, үз исеменә банк картасы рәсмиләштерә ала. Ягъни паспорт алуга, ул банк картасы да ала ала. Бу картадагы акчаның баланың ата-анасының бурычларына бернинди катнашы юк.

Әгәр балага картаны ата-анасы ачса, аны үз хисабына бәйләсә, ул чакта бурыч өчен акчаны алу мөмкинлеге була.

Белгеч сүзләренчә, бала пособиеләре һәм түләүләре баланың картасына килсә, бу акчаны бурыч өчен ала алмыйлар. Мондый максатларда күпләр «Мир» картасы рәсмиләштерә.

Юрист ассызыклаганча, паспорты булса, үсмергә шәхси карта ачу хәерле. Ләкин 14 яшькә кадәр моны физик яктан эшләп булмый, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100