Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-анасы янып үлгән балаларга бушлай йорт төзеп бирергә җыеналар

Игезәк малайларны Казандагы төзелеш оешмаларының берсе ятимлектән коткарып калырга җыена. Ильяс Гыймадов йорт-җирсез, гаиләсез калган Гөлсинә Калантаевага кыска вакыт эчендә бушлай йорт төзеп бирергә ышандырды.

news_top_970_100
Ата-анасы янып үлгән балаларга бушлай йорт төзеп бирергә җыеналар
Ильяс Гыймадовның шәхси архивыннан

Казан янындагы бистәләрнең берсендә яшәүче Гөлсинә апа бер мизгелдә йорт-җирсез дә, улсыз һәм киленсез дә кала. Хәзер аны оныкларсыз да калдырырга мөмкиннәр. Җидешәр яшьлек ике оныгы бүгенге көндә приютта, тиздән аларны балалар йортына күчерегә тиешләр.

Башта йорт төзегез, прописка һәм балаларны тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдырыгыз, шул вакытта гына оныкларыгызны кайтара алырсыз, диделәр. Бернәрсәсез калдым, өй төзеп чыгу минем хәлдән килә торган эш түгел. Ә инде хәзер балаларны приютта тоту вакыты чыгып бара, аларны балалар йортына җибәрәчәкләр, ул вакытта инде балаларны аннан кайтару күпкә авыррак булачак, - дип сөйли Гөлсинә Калантаева.

Гөлсинә апа бүгенге көндә 18 квадрат метрлы вагонда яши, җыештыручы булып эшли. Бәлагә тарыган гаиләгә Казандагы бер төзелеш оешмасы ярдәмгә алынган. Ильяс Гыймадов җитәкләгән оешма бер ай эчендә аларга бушлай йорт төзеп бирергә ышандыра. Ильяс Гыймадов сүзләренчә, алар булдыра алганча ярдәм итеп, ике игезәк малайны ятимлектән коткарып калырга тели.

«Изге җомга көнендә, 17 декабрь көнне шундый карарга килдек. Бу – уйлап чыгарылган хәл түгел. Гөлсинә апа да, балалар да авыр хәлдә калган. Алар чыннан да ярдәмгә мохтаҗ. Кылган һәр изге гамәл, берничә мәртәбә артып, кире кайта. Без ярдәм итә алабыз һәм бу изге эштә катнашырга теләүчеләр булса, аларны да ятим балалар хакына игелек кылырга чакырабыз», - диде Ильяс Гыймадов. 

Фаҗига булганчы, балаларның әтисе каркас йорт төзи башлаган булган. Ильяс Гыймадов фикеренчә, әлеге корылманы торгызу нәтиҗәле эш түгел. Шул сәбәпле, төзелеш компаниясе балалар өчен таш йорт җиткезергә карар кылган. 20 декабрь көнне инде төзү эшләрен башлап җибәрергә исәпләп торалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100