Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ата-аналарның югалту ачысын чын сугышчы тәрбияләдем дигән горурлык кына җиңеләйтә ала!»

Өлкән лейтенант Герман Захаров Аксубай районында яшәүчеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә калачак.

news_top_970_100
«Ата-аналарның югалту ачысын чын сугышчы тәрбияләдем дигән горурлык кына җиңеләйтә ала!»
Фото: © aksubayevo.ru

«Балачактан ук очучы булырга хыяллана»

Герман Захаров 1996 елның 5 октябрендә Аксубай районының Яңа Кыязлы авылында Василий һәм Людмила Захаровлар гаиләсендә туган. Аларның кызлары Вера да була. Абый белән сеңел һәрвакыт бер-берсе турында кайгыртканнар, әти-әниләренә ярдәм иткәннәр.

Герман тыйнак булып үсә, яхшы укый, укырга ярата. Башлангыч сыйныфларны ул туган авылында тәмамлый, ә урта белемне Старотимошкин мәктәбендә ала.

Укытучыларның истәлекләре буенча, ул көчле ихтыярлы була, авырлыклардан курыкмаган, спорт белән мавыккан, «Ватан уллары» хәрби-патриотик түгәрәгенә йөри.

«Ул һәрвакыт дусларын тыңларга әзер иде, аны барысы да ярата иде. Ул игелекле һәм намуслы булды», – дип искә ала укытучылар.

Герман һәрвакыт очучы булырга хыялланган. Һәм үзенең балачак хыялын тормышка ашырган. Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Сызраньда ВВС ВУНЦ Хәрби-һава академиясе филиалына укырга керә.

Югары хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәтне Кырым Республикасында вертолет эскадрильясында очучы-штурманы булып үтә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Улыбыз һәрвакыт уйларыбызда, йөрәгебездә, күңелебездә яшәячәк»

Герман Захаров махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә үк хәрби хезмәттә була. Германны хезмәттәшләре һәм часть командирлары тасвирлаганча, ул беркайчан да иптәшләре артына яшеренмәгән – аны гаиләдә шулай итеп тәрбияләгәннәр.

Герман Захаровның вертолеты 2022 елның 5 мартында Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә хәрби биремне үтәгәндә бәреп төшерелә. Аның 22 октябрьдә җирлиләр. Матәм мәрасиме турында «Аксубай» газетасы яза.

«Герман, офицер буларак, Россиянең дәүләт буларак алга таба яшәве махсус операциягә бәйле булуын белә. Ул тигезсез көрәшкә кергәне өчен хөрмәткә лаек. Махсус хәрби операциянең беренче көннәре – иң рәхимсез көннәр булды, әмма бу хакта һәркемгә дә билгеле түгел», – дип сөйләгән район башлыгы Камил Гыйльманов «Аксубай» газетасына.

«Улыбыз һәрвакыт безнең уйларда, йөрәкләрдә, безнең хәтердә яшәячәк», – ди очучының әнисе Людмила Захарова.

Фото: © aksubayevo.ru

«Әгәр кайчандыр безнең Ватаныбызны бабаларыбыз яклаган кебек, алар безне якламаса, безне кем яклаячак?»

Һәлак булган якташлары белән хушлашырга Аксубайның «Дан аллеясы»на меңнән артык кеше килгән – аның туганнары, дуслары, сыйныфташлары, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары, җәмәгатьчеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар.

– Махсус хәрби операция игълан ителгәч, Герман Захаров беренчеләрдән булып Ватанны сакларга чакырыла. Улыгыз, энегез, ирегез – Ватан Герое, – дип кайгы уртаклашкан район башлыгы Камил Гилманов.

Фото: © aksubayevo.ru

Хәрби оркестр тавышына аны туган ягында җирлиләр. Матәм тантанасында ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов катнашкан, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән гаиләнең кайгысын уртаклашкан.

«Без бүген Ватанны саклаучы егетләребезне югалтуыбыз өчен кайгырабыз. Ләкин алар булмаса, безне кем яклаячак, кайчандыр безнең Ватаныбызны бабаларыбыз яклаган кебек? Сугыш кайгы китерә, әмма без дошманнарыбыздан көчлерәк булачакбыз, без җиңәргә тиеш!» – дип билгеләп үткән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татарстан сугышчыларының яңа буыннары җиңүчеләр – Бөек Ватан сугышында катнашучылар традицияләрен дәвам итә»

Президент Владимир Путин Указы белән, Герман Захаров «Батырлык» ордены белән бүләкләнә. Бүләкне хәрбинең әти-әнисенә ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләү 2023 елның 4 маенда Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтте.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең традицияләрен бүген Татарстан хәрбиләренең яңа буыннары дәвам итә.

Геройны искә алып, 2023 елның 9 маенда Старотимошкин урта мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Гранит тактадан ак япманы ачу хокукы әфган сугышчысы Виталий Сотниковка бирелә.

«Ата-аналарны, туганнарны һәм якыннарны юатыр өчен сүзләр юк. Югалту ачысын алар тәрбияләгән ул, чын офицер, чын сугышчы өчен горурлык кына җиңеләйтә ала!» – диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов.

Геройның әти-әнисе тантанада катнашучыларга рәхмәт белдерергә көч таба алды. «Улыбызны хәтерләгән һәм хөрмәт иткән һәркемгә рәхмәт», – диде сугышчының әнисе.

Украинада махсус хәрби операция, РФ Президенты Владимир Путин карары белән, 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100