news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ата-аналар интернетта баласы заказ биргән товарлардан баш тарта ала

news_top

Ата-аналар үзенең аккаунты аша интернет-кибеттә баласы заказ биргән товарлардан баш тартырга хокуклы. Бу хакта Икенче кассацион суд материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр иткән.

Инстанциядә Мәскәүдә яшәүче хатын-кызның эше каралган. Аның яшь ярымлык кызы интернет-кибет кушымтасында «рәсмиләштерергә» дигән төймәгә баскан һәм кәрзиндәге барлык 102 товарга заказ биргән. Бу турыда «Вести» яза.

Әни кеше заказны гамәлдән чыгарырга тырышып караган, әмма аңа товарны инде җыю өчен тапшырулары турында хәбәр иткәннәр. Соңыннан аңа заказны китерү һәм саклау өчен түләргә туры килгән.

Беренче инстанциядә онлайн-мәйданчыкны яклаганнар. Хатын-кыз электрон почтага язмаган, ә техник ярдәм күрсәтү чатына мөрәҗәгать иткән, дигәннәр.

«Суд инстанцияләре, хатын-кызның сәүдә мәйданчыгыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәвен сәбәп итеп күрсәтеп, дәгъвачының дәлилләрен игътибарсыз калдырган һәм кулланучыны яклау хокукыннан мәхрүм иткән», – дип нәтиҗә чыгарган Икенче кассацион суд.

Анда шулай ук хатын-кызның товардан шундук баш тартуын һәм дәгъва юллавын билгеләп үткәннәр. Эшне яңадан карауга җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар