Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-аналар чатында низаг өчен кыйнаганнан соң, ялгыз әти кеше реанимациядә үлгән

40 яшьлек Романны банкта очратып, бик каты имгәтәләр һәм бер атна хастаханәдә яткач, ул аңына да килмичә вафат була.

news_top_970_100
Ата-аналар чатында низаг өчен кыйнаганнан соң, ялгыз әти кеше реанимациядә үлгән
https://pixabay.com

Волгоград шәһәрендә мессенджерда ата-аналар аралаша торган чатта низагтан соң, Роман исемле ир-атны кыйнаганнар. Табиблар бер атна буена аның гомерен саклап калырга тырышса да, Роман вафат булган. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

Романны банк бүлекчәсендә вакытта очратып кыйнаганнар. Моңарчы хөкем ителгән Арсен исемле ир-ат банкта Романның битенә суга. Аннары тагын берничә тапкыр бәрә.

Бу вакытта биредә Актүбә шәһәреннән килгән тәҗрибәле реаниматолог була. Ул имгәнгән Романны карый. Якын-тирәдә борчылыша торган хатын-кызларны читкәрәк җибәрә һәм тиз генә реанимация гамәлләрен эшләргә керешә. Бәхеткә бу урында очраган табиб-реаниматолог Романның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Аны хастаханәгә алып китәләр. Тик, кызганычка каршы, бер атнадан соң, Роман аңына килмичә, хастаханәдә вафат була.

Мессенджерда ата-аналар аралаша торган чатта Роман Анна исемле хатын белән сүзгә килгән булган. Аннаның абыйсы Арсен шуның өчен үч ала.

23 октябрьдә 40 яшьлек Романга банкта һөҗүм иткән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Җинаятьнең шаһитлары борчылыша, алар ашыгыч ярдәм, полиция чакыралар. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Риэлтор булып эшләүче Роман 12 яшьлек кызын ялгызы гына тәрбияләгән. Алтынчы сыйныфта укучы кыз бала хәзер әбисе һәм бабасы янында яши, дип яза Волгоград.Онлайн.

26 октябрьдә суд Арсенны кулга алу турында карар чыгарган. Ул беренче тапкыр сорау алганда ук гаебен таный, Роман аның сеңлесен кимсеткән дип сөйли. «Банкта сугышкан өчен тоткарландым. Роман минем сеңлемне кимсеткән. Мин аңа шалтыраттым, ул мине банкка чакырды. Мин килдем. Гаебемне таныйм», — дигән Арсен.

Табиблар Романның баш сөяге сынуын ачыклый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100