Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-аналар чатында гел каныгып торгач, 8 балалы әни кеше үлеп киткән

news_top_970_100
Ата-аналар чатында гел каныгып торгач, 8 балалы әни кеше үлеп киткән
https://pixabay.com/

Улының сыйныфташларының ата-аналары гомуми чатта еллар дәвамында каныгып торганнан соң, 8 балалы хатын йөрәк өянәгеннән үлгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

40 яшьлек Наталья К. аңын югалткан һәм ваннада вафат булган. Табиблар анда инфаркт булуын ачыклаган. Мәрхүмәнең ире Александр «ата-аналар чатында агрессив аралашу фаҗигагә китерде» дип саный. Бу турыда E1.ru басмасы яза.

Улы укый торган сыйныфтагы ата-аналар Натальяга гел яза, алар баладан зарлана. «Я ул бер кызның өстенә компот түккән, ә чатта «махсус түкте» дип язалар, я тагын берәр нәрсә эшләгән. Әни кеше һәр хәбәр өчен борчыла, язын ул баланы башка сыйныфка күчерергә уйлый, тик сентябрьдә малай тагын шул сыйныфка бара, башка сыйныфта урын булмый. Барысы да яңадан башлана», – дип яза тол калган әти кеше.

«Аңа психологик басым ясадылар, ул – игелекле, усаллык белән җавап кайтара алмый. Йөрәге чыдамады», – ди Александр.

Наталья үлгәч, аның улын башка – тынычрак сыйныфка күчерәләр. Хәзер Натальяның кече балаларын олы кызы – 16 яшьлек Анна тәрбияләшә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100