Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата-аналар БДИ алдыннан балага ничек ярдәм итә ала?

Күп кенә укытучылар һәм ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучыларына күп нәрсә БДИга бәйле булуы турында искәртеп тора. Төп максат – югары уку йортында бюджет урыны. Вакыт та, нервлар да калмаганда, БДИга ничек әзерләнергә?

news_top_970_100
Ата-аналар БДИ алдыннан балага ничек ярдәм итә ала?
Салават Камалетдинов

Дәүләт имтиханнары чорында ата-аналар балага ничек ярдәм итә ала? Бу хакта «Мәскәү психоанализ институты» югары белем бирү мәгариф учреждениесе укытучысы, психолог Анастасия Пономаренко сөйләде. Ул ата-аналарга чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга ничек көйләргә һәм аларның психикасына ничек зыян китермәс өчен җиде киңәш бирде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1) Куркытмаска. Көчле психологик басым булганда, укучының ярдәмгә мохтаҗлыгы, күңел төшенкелеге туарга мөмкин.: «Барыбер берни дә барып чыкмаячак, бернинди дә киеренкелек юк», - ди белгеч..

2) Баланың реаль мөмкинлекләрен бәяләргә. «Син иң акыллы кеше, бик әйбәт тапшырачаксың, борчылырлык урын юк», — дип иң чиккә ташланмаска. Педагоглардан баланың нинди җитешсезлекләре булуы, аларны тулыландыру өчен нинди ресурслар булуы белән кызыксыныгыз. Тагын имтиханда булачак ниндидер аеруча мөһим темаларны кабатларга өлгерергә мөмкин. Тормышка ашардай максат куегыз.

3) Хисләр урынына гамәлләр. Барысы да начар булуына зарланырга теләгән саен, үзегезне туктатыгыз. Баланы тагын бер кат мәшәкатьләмәгез. БДИга үз мөмкинлекләребезнең иң югары ноктасында килү өчен, тыныч кына утырабыз һәм бергә нәрсә эшләргә икәнен хәл итәбез. Сүз уңаеннан, ярышлар алдыннан спортчыларны нәкъ менә шулай көйлиләр.

4) Баланың материалны ни дәрәҗәдә нәтиҗәле үзләштерүен аңлагыз. Кемгәдер блок-схемалар, таблицалар туры килә, ә кемгәдер барысын да үз сүзләре белән сөйләп бирергә кирәк.

5) Әзерлектә иң мөһиме — даими булу. Нейрофизиологлар хәтердә калдыру өчен кабатлаудан да яхшырак алымны тапмаган әле. Атнага бер тапкыр ярты көн шөгыльләнүгә караганда, көн саен ярты сәгать кабатлап алу яхшырак. Бу, сүз уңаеннан, БДИга әзерләнүдә генә түгел, ә теләсә нинди укуга да кулланыла ала.

6) Чыгарылыш сыйныф укучысы белән сөйләшегез: әгәр дә ул БДИны югары баллга тапшырмаса, нәрсә булыр? Фаҗига булмас, тормыш бетмәс, дигән фикерне сеңдерегез. Тагын бик күп вариантлар бар: көллияткә яки башка бер югары уку йортына бару.

7) Шуны исегезгә төшерегез: чыгарылыш сыйныф укучысы тормышында инде авыр да, стресслы ситуацияләр дә булды, аларны җиңеп чыгу һәрвакыт мөмкин иде. Ул вакытта булдыра алгач, хәзер дә булдыра алачаксың дигән фикерне төшендерегез. Бу балага үз көченә ышаныч бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100