Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ата-аналар балаларын наркотикларга үзләре этәрә»

Балалар ни өчен наркотиклар яки алкогольгә тартыла? Бәйлелек ничек барлыкка килә һәм ни өчен «малайлар еламый» әйтеме баланың бөтен гомерен бозарга мөмкин? Болар турында «Татар-информ»га Наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире Лилия Зайцева сөйләде.

news_top_970_100
«Ата-аналар балаларын наркотикларга үзләре этәрә»
Җәмгыятьтә алкоголь һәм наркотикларны көчсезләр куллана дип саныйлар, чынлыкта бу алай түгел.
Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Наркоманнарның җаваплары дистә еллар дәвамында үзгәрми: олырак, текәрәк күренергә, яңа нәрсәләрне сынап карарга теләдем»

Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире Лилия Зайцева наркологиядә 15 елдан артык эшли. Ул бу вакыт эчендә наркоманның портреты әллә ни үзгәрмәвен әйтә. Сәбәпләре һәрвакыт бер үк һәм аларның тамырлары балачакка барып тоташа. Бу хакта Лилия Зайцева белән сөйләшкән «Татар-информ» журналисты Елена Фенина яза.

«Еллар үтә, ләкин кызганыч, бернәрсә дә үзгәрми. XXI гасырда яшибез, мәгълүмат бик күп: социаль челтәрләрдә дә, массакүләм мәгълүмат чараларында да наркотикларның зыяны турында сөйлиләр, әмма барыбер теге яки бу матдәне сынап карарга теләгән яшьләр бар. Һәм «Нигә, сине нәрсә этәрде?» – дигән сорауга җавап һәрвакыт бер үк булып кала: «Кызык өчен, олырак, көчлерәк күренергә, яңа нәрсә сынап карарга теләдем», яки: «Тормышта барысын да сынап карарга кирәк, мин яңа хисләр кичерергә теләдем», – дигән җаваплар бирелә. Димәк, җаваплар дистә еллар дәвамында үзгәрми», – дип сөйли психолог.

Җәмгыятьтә «алкоголь һәм наркотикларны көчсезләр куллана» дип саныйлар, чынлыкта бу алай түгел. Проблемалар кеше тормышында алкоголь һәм наркотиклар барлыкка килгәч түгел, киресенчә, кешенең башка проблемалары булганда аның тормышына алкоголь һәм наркотиклар килеп керә. Ягъни, кеше проблемаларын сәламәт рәвештә хәл итә алмаганда, дип аңлата Зайцева.

«Профилактика турында сүз барганда, үз-үзенә тиешле бәя биргән, тормышта кызыксынулары, максатлары булган, эмоциональ яктан җитлеккән кешенең чынбарлыктан читкә китү ихтыяҗы булмаячак. Һәрбер бәйлелек – ул чынбарлыктан читкә китү», – ди психолог.

Мисал итеп, ул уенга бәйлелекне китерә. Ул аралашуда авырлык кичергән кешеләрдә барлыкка килә.

«Бу көннәрдә мин шундый бер пациент белән сөйләштем. Ул үзенең 8 ел таныш булган 2 дусты барлыгын, әмма алар белән бер тапкыр да күрешмәвен, аларның бөтен аралашуы бары тик интернет аша гына баруын сөйләде. Ул: «Ә нигә күрешергә? Чынбарлыкта алар мин күзаллаган кебек булмасалар», – ди. Димәк, кеше башта ук, өмете өзелмәсен өчен, мондый виртуаль аралашуга әзер», – дип аңлата психолог.

Лилия Зайцева: «Ата-аналар бала өчен тәртип өлгесе булып тора. Үзләре алкоголь кулланган һәм тәмәке тарткан ата-аналар, әлбәттә, начар үрнәк күрсәтәләр».

Фото: © Лилия Зайцевадан алынды

«Балалар өчен шампан шәрабе балаларга бәйрәмдә ниндидер допинг кирәклеген өйрәтә»

Профилактиканы балачактан ук башларга, гаиләдәге мөнәсәбәтләр өстендә эшләргә кирәк, чөнки дөнья белән аралашуның барлык күнекмәләре, конфликтларны хәл итү ысуллары, хисләрне белдерү һәм белдермәү, мөнәсәбәтләр төзү – бала боларның барысын да гаиләдән ала. Һәм, кызганыч, бу хакта бик аз сөйлиләр, дип саный Лилия Зайцева.

«Алкоголь традицияләрен күпләр гаиләдән күреп дәвам итә. Минем уйлавымча, моны һәр бала диярлек күреп үсә – Яңа елда яки туган көндә алкогольсез шампан шәрабларын ачу. Кечкенә бала моны аңламаса да, балачактан ук шуңа ияләшә, бәйрәмне билгеләп үтү өчен ниндидер допинг кирәклеген күрә. Нәкъ шундый вак-төякләрдән алкоголь традициясе формалаша», – дип аңлата психолог.

Бала өчен әти-әнисе – билгеле бер яшькә кадәр иң мөһим кешеләр. Алар – аның өчен тәртип өлгесе. Үзләре алкоголь кулланган яки тәмәке тарткан ата-аналар, әлбәттә, начар үрнәк күрсәтәләр. Бала бу начар яки яхшы дип уйламый – әни белән әти шулай эшли икән, димәк, шулай кирәк. Шуңа күрә бала алкоголь һәм наркотикларны татып караганчы, начар гадәтләрне профилактикалау башланырга тиеш, дип саный психология лабораториясе мөдире.

«Балага «юк» дип әйтергә, үз хисләрен белдерергә өйрәтергә кирәк. Бәйлелеге булган кешеләрнең бер үзенчәлеге – алекситимия. Бу халәттә булган кешеләр үз эмоцияләрен аңламый диярлек. Хәлләре турында сорагач, алар «норма» дип җавап бирә. Гади кеше өчен бу «хәзер ниндидер сәбәпләр аркасында сөйләшергә, ачылырга теләмим» дигәнне аңлатырга мөмкин, ә бәйлелеге булган кешеләрнең фикерләве кара һәм ак төсләрдә генә була: әгәр минем бер җирем дә авыртмый икән, димәк, барысы да «норма», әгәр дә ниндидер дискомфорт бар икән, димәк, «норма түгел», – дип аңлата психолог.

Алкоголик һәм наркоман туганнар турында сүз барганда, аларның хәле тагын да катлаулырак. Алар бер-берсенең халәтеннән чыгып эш итә: әгәр берсе аек килсә, димәк, барысы да яхшы, әгәр исерек икән, димәк, начар, дип сөйли Зайцева.

«Син нәрсә, хатыннар кебек елап утырасың?» – дигән сүзләрне ишеткәч, ир бала, хәтта аңа куркыныч булса яисә берәр җире авыртса да, дәшми торырга тиешлеген аңлый.

Фото: © Рамил Гали/ «Татар-информ»

«Малайлар еламый»

«Балага барысын да күрсәтергә һәм сөйләргә кирәк. Мәсәлән, «малайлар еламый» дигән караш бар. Мин еш кына: «Син нәрсә, хатыннар кебек елап утырасың?» – дигән сүзләрне ишетәм. Бу җөмләне ишеткәч, ир бала, хәтта аңа куркыныч булса яисә берәр җире авыртса да, дәшми торырга тиешлеген аңлый. Ул аны «йота», тискәре эмоцияләрне эчендә калдыра. Вакыт үтә, бала үсә, бу хисләр җыелып бара, һәм бер матур мизгелдә, еш кына яшүсмер чорында, бу җыелган эмоцияләр бәреп чыга. Һәм монда кемгә нәрсә эләгә инде: кемгәдер начар компания, кемгәдер компьютер уеннары – ул уйный, уенда кемнедер үтерә һәм җиңеллек тоя. Яки өйдә аны беркем дә тыңламый, аның теләкләрен аңламый һәм шул вакытта аны тыңларга, кабул итәргә әзер булган, үзе кебек кешеләрдән торган компания барлыкка килә, һәм, әлбәттә, ул алар янына бара һәм алар эшләгәнне кабатлый», – дип сөйли Зайцева.

Кызганыч, безнең җәмгыятьтә тискәре эмоцияләрне белдерү гадәте юк, ә эмоцияләр һәрвакыт физик дәрәҗәдә чагыла, хисләр турыдан-туры тән белән бәйләнгән, дип билгеләп үтте ул.

«Вакыт бара, технологияләр үзгәрә, әмма елдан-ел бәйлелекнең сәбәбе бер үк кала – канәгатьсезлек. Психиатрия авыруларыннан тыш. Димәк, теләсә нинди наркомания – бу ихтыяҗларны канәгатьләндерүнең бозык формасы», – ди Зайцева.

Бала һәм-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, профилактика яшүсмерлек чорына җиткәнче шактый алдан башланырга тиеш. Балалар белән мөмкин кадәр күбрәк сөйләшергә, алар белән уртак кызыксынулар булдырырга тырышырга кирәк, дип аңлата психолог.

«Әгәр дә бала тышкы кыяфәтенә ниндидер үзгәрешләр кертергә тели икән, мисал өчен, мәктәпкә ачык төстәге оекбашлар киеп барырга тели икән, аның белән сөйләшегез. Баланың киеме белән аерылып торырга теләве аңлашыла да, чөнки мәктәптә аңа ничек кушсалар, шулай киенергә туры килә. Әгәр дә ул: «Әни, мин менә моны кияргә телим», – ди икән: «Син нәрсә, ахмакмы әллә? Менә сиңа – кара носкилар, шуны киясең», – диясе урынга, утырып сөйләшергә кирәк. Әйе, безнең барыбызның да эшебез күп, проблемаларыбыз да җитәрлек: эш, кредитлар, өйдәге эшләр. Ләкин бала өчен шуны белү мөһим: әгәр дә аның берәр проблемасы барлыкка килсә, әнисе яки әтисе көненә кимендә 15 минут кына булса да, вакытын баласы белән уздырырга тиеш. Практика күрсәткәнчә, бу һәрвакытта да булмый», – дип билгеләп үтте Лилия Зайцева.

Балалар тик торганда гына наркотик куллана башламаячак. Моңа һәрвакыт ниндидер тәртип модельләре, ниндидер билгеле бер юллар алып килә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Күпчелек очракта бай гаиләләрдәге балалар наркоман була

Җәмгыятьтә «алкоголиклар һәм наркоманнар бары тик ярлы гаиләләрдә генә була» дигән миф яши, дип сөйли психолог.

«Бу – бөтенләй дөрес түгел. Күпчелек очрак финанс яктан имин гаиләләргә туры килә. Гаилә турында сөйләсәк, гаилә – ул һәр кеше ниндидер роль уйный, ниндидер мөһим функцияне үти торган система. Әгәр гаиләдә бәйлелеге булган кеше барлыкка килсә, бу гаилә система буларак бик зур куркыныч астында, дигән сүз», – дип сөйләде Лилия Зайцева.

Психологик яктан сәламәт булган гаиләдә наркоманнар барлыкка килми, ди психологик лаборатория мөдире. Балалар тик торганда гына наркотик куллана башламаячак. Моңа һәрвакыт ниндидер тәртип модельләре, ниндидер билгеле бер юллар алып килә.

«Балалар билгеле бер яшькә кадәр олылар белән эмоциональ дәрәҗәдә аралашалар. Балага олы кешенең нәрсә әйтүе түгел, аның ничек итеп әйтүе мөһим. Димәк, әни елмаеп, «барысы да яхшы» дип әйтә, әмма шул ук вакытта көчле киеренкелектә яки ниндидер негативта яши икән, бала, киеренкелектә булган вакытта та елмаю һәм «барысы да яхшы» дип әйтү – нормаль күренеш, дип уйлаячак, ул моны күрәчәк.

Әлбәттә, нәселдәнлек факторы да бар. Һәрбер бәйлелек нәселдән килә ала. Әгәр дә нәселдә бәйлелеге булган кешеләр булса, баланың моңа генетик омтылышы булырга мөмкин, һәм хәтта бер генә тапкыр наркотик куллану да, бу механизмны эшләтеп җибәрү өчен җитәрлек булырга мөмкин, ди ул.

«Бүгенге яшүсмерләр турында сөйләсәк, алар психологик яктан бик авыр шартларда яши. Хәзер без ир-ат белән хатын-кыз арасындагы чикләр югалган вакытта яшибез, нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәне дә аңлашылмый. Урамда хатын-кызмы, ир-атмы икәнен дә аерып булмаган кешеләрне очратырга мөмкин. Һәм күз алдына китерегез, яшүсмернең әле ныгымаган психикасы шундый мәгълүматлар белән очраша», – дип сөйли Лилия Зайцева.

Балалар психикасына күп санлы блогерлар да йогынты ясый, алар үз үрнәкләре белән укырга, эшләргә түгел, ә социаль челтәрләрдә видео урнаштырырга һәм уңышлы булырга мөмкинлекне күрсәтәләр.

«Боларның барысы да үз-үзен табуда болай да авырлыклар кичергән яшүсмернең тормыш юнәлешләренә тәэсир итә. Ә яшүсмерлек – ул үз-үзеңне эзләү, үзеңнең нәрсәләргә сәләтле булуыңны, үз мөмкинлекләреңне аңларга тырышу чоры. Әгәр дә янәшәдә традицион кыйммәтләре булган психологик яктан җитлеккән өлкәннәр булса, алар тиешле ярдәмне күрсәтеп, юнәлеш бирә ала», – дип аңлата психолог.

«Күпчелек гаиләләрдә кагыйдәләр һәм традицияләр юк, анда һәркем үз эше белән мәшгуль»

Яшүсмер чагында кагыйдәләр, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләр бик мөһим, ди белгеч.

«Күпчелек гаиләләрдә кагыйдәләр һәм традицияләр юк, анда һәркем үз эше белән мәшгуль. Аларның уртак бурычлары, эшләре юк, хәтта вакытларын да аерым үткәрәләр. Кызганыч, хәзерге көндәге гаиләләрдә – һәркем үзе өчен, анда еш кына: «Бу – минем проблема түгел», – дигән сүзләр яңгырый. Җитлеккән шәхесне җитлекмәгән шәхестән нәрсә аера? Бу нәкъ менә гаилә кыйммәтләре булу, бүгенге көндә мөһим булганны аңлау. Бергә вакыт үткәрергә, бер-береңне хөрмәт итәргә, өлкәннәрне, кечеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Традицион кыйммәтләрнең булуы – бүгенге көндә бик зур әйбер», – дип саный психология лабораториясе мөдире.

Күп кенә ата-аналар, психолог билгеләп үткәнчә, балаларын тәрбияләү җаваплылыгын мәктәпкә йөклиләр, укытучылар нәкъ менә шуның белән шөгыльләнергә тиеш, дип саныйлар.

«Әгәр без профилактика турында сөйләшәбез икән, без чаралар комплексы турында сөйлибез. Бала мәктәпкә гаиләдән килә. Димәк, без барыбыз да бик тыгыз бәйләнештә эшләргә тиеш», – дип билгеләп үтә ул.

Ата-аналар мәктәпкә килергә, баласының уңышлары белән кызыксынырга һәм өйдә дә баласының көне ничек узуы турында сорашырга тиеш. «Хәлләр ничек?» дигән дежур фразалар булырга тиеш түгел, чын күңелдән кызыксынып, игътибар биреп сөйләшү кирәк.

«Гаиләдә нәкъ менә өлкәннәр баш рольне уйнарга тиеш. Мин мәктәптә җыелышта булдым, һәм без балалар рәсемнәрен тикшердек. Психолог әти-әнисенә улының нәрсә ясаганын күрсәтә һәм сорау бирә: «Сез ничек уйлыйсыз, гаиләдә кем баш?» Әти кеше: «Әлбәттә, мин!» – дип җавап бирә. Психолог шунда ук аның өметләре акланмавын күрсәтә, аларның гаиләсендә бала үзен баш дип саный», – дип сөйләде Лилия Зайцева.

Хәзерге гаиләләрдә еш кына һәркемнең бала тирәсендә «биеп йөрүен» күрергә мөмкин. Иерархия булмау нәтиҗәсендә, үз-үзенә карата бәясе бик югары булган бала үсә. Ул бөтен дөнья аның тирәсендә генә әйләнә дип уйлый башлый.

«Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, әгәр ата-аналарның берсе баланы сүгә, ә икенчесе аның белән риза булмый икән, ул бүлмәдән чыгып китәргә тиеш. Бала янында бәхәсләшергә ярамый. Әгәр бала моны күреп, ишетеп тора икән, ул үзенчә эшли башлый, ягъни үзсүзле була. Шуңа күрә билгеле бер килешү, тәрбия процессында билгеле бер эзлеклелек бик мөһим», – ди психология лабораториясе мөдире.

Гаилә традицияләрен булдырыгыз, мисал өчен, бергә утырып ашау кебек. Бу – мбик мөһим. Чөнки хәзерге тормыш темпларында гаилә әгъзалары бергә аз вакыт үткәрәләр, һәм мондый традиция аларга кичке аш вакытында гына булса да бердәмлекне тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Бала белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә?

«Хәзерге балаларны тыеп булмый, аларга альтернатива тәкъдим итәргә кирәк. Мисал өчен, телефонын тартып алдыгыз, ә аннан соң нәрсә? Куркыту да эшләми. Нәтиҗәләр турында сөйләшергә кирәк. Наркотиклар проблемаларны чишәргә ярдәм итми, әлеге бәйлелектән үзең генә беркайчан да котыла алмаячаксың, хәтта табиблар да ярдәм итә алмаска мөмкин, нәтиҗәсе – тормышыңны җимерү, дип аңлатырга кирәк. Әгәр бала белән балачагында ук сөйләшсәгез, яшүсмерлек чорына җиткәндә, ул барысын да сезнең белән сөйләшергә күнеккән булачак», – дип киңәш итә Лилия Зайцева.

Бу очракта бала үзе сораулар бирә башлый, сезнең арада тыелган темалар булмаячак, ул ниндидер сорау өчен ачуланачаклар дип курыкмаячак. Әгәр дә ул наркотиклар турында сүз кузгатса, куркырга кирәкми.

«Моннан куркырга кирәкми, мин үзем дә, әни кеше буларак, нинди реакция булырга мөмкинлеген аңлыйм. Күзләрне акайтып кычкыра башларга ярамый. Яшүсмер балагыз сезнең эмоцияләрегезне күрү өчен генә дә наркотиклар турында сорау бирә ала. Яшүсмерләр – зур провокаторлар, алар мондый фразаларны шоу оештыру өчен әйтергә мөмкин, алар ата-аналарының реакциясен көтә. Яки, мәсәлән, балагыз мәктәптән кайта да, чәчләрен яшелгә буярга теләвен әйтә. Бу очракта олыларның моңа нинди реакция күрсәтүе бик әһәмиятле. Әгәр кычкырсаң, ким дигәндә бәхәс чыгачак, һәм бала барыбер чәчләрен буяудан баш тартмаячак. Ә тыныч кына сөйләшеп: «Әйдә, хәзер түгел, ә каникуллар вакытында», – дип әйтсәң, бу мәсьәлә ул вакытка актуаль булмаска да мөмкин, дип аңлата психолог.

Әгәр дә наркотиклар проблемасы белән очрашасыз икән, яшәү урыны буенча поликлиникадагы наркологка яки психологка яисә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансерының психологик лабораториясенә мөрәҗәгать итә аласыз: Казан, Сеченов урамы, 6 адресы буенча. Шул ук клиникада балалар наркологы Степан Криницкий кабул итә.

«Психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итү – һичшиксез кирәк гамәл. Чөнки баланың тормышында алкоголь яки наркотиклар барлыкка килү – борчулы хәлнең ачык билгесе. Һәр бәйлелек – алкогольме яки наркотиклармы, ставкалармы яки социаль челтәрләрме – боларның барысы да кешенең тормышы зур куркыныч астында булуны күрсәтә. Хәтта бер тапкыр гына кулланып карау да, бала белән нәрсәдер булганын күрсәтә», – дип нәтиҗә ясады Лилия Зайцева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100