news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ата-анага явызлык кылган кеше җәннәткә кермәс

news_top

Казанның «Алтаң» мәчете телеграм-каналында «Җомга коймагы» дип аталган язмалар чыга.

Чираттагы әхлак дәресе ата-анага явызлык темасына багышлана.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:

«Өч кеше бар, Кыямәт көнне Аллаһы Тәгалә аларга карамас та (ачуыннан):

  • әти-әнисенә итагатьсез булган кеше,
  • ир-атларга охшарга (уподобление) тырышучы хатын-кыз,
  • гаиләсендә азгынлыкка күз йомучы ир-ат (дәюс).

Өч кеше җәннәткә кермәс:

  • ата-анасына итагатьсез булган кеше,
  • исерткеч эчүгә күнеккән кеше,
  • биргәнен гел-гел искә төшереп кешене интектерүче (миннәт кылучы)».

(Ән-Нәсәи риваяте).

Әгәр хәдистә, бер гөнаһны кылучы җәннәткә керми, дип килә икән, димәк, әлеге җинаять чыннан да зур гөнаһлардан санала. Ата-анасын рәнҗеткән кешене Раббыбыз, оҗмахка кертмим, дип кисәткән. Иманы булып, соңыннан керсә дә, әлеге гөнаһы сәбәпле, башта җәһәннәмдә яначак.

Сөбханаллаһ, кемдер, оҗмахка керәм дип, күп итеп намазларын укый, уразалар тота. Шул ук вакытта әти-әнисенә тиешле игътибар бирми, аларны үпкәләтә һәм Кыямәт көнендә утка кереп китә. Раббым, безне өстебезгә ата-ана рәнҗешен алудан сакла», – диелә бу вәгазьдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар