Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ата-анага килә торган иң зур хәсрәт»: Криштиану Роналдуның яңа туган улы үлгән

news_top_970_100
«Ата-анага килә торган иң зур хәсрәт»: Криштиану Роналдуның яңа туган улы үлгән

Англиянең «Манчестер Юнайтед» футболчысы Криштиану Роналду улын югалткан. Бу турыда футболчы социаль челтәрдә язган. «Тирән хәсрәт белән балабыз үлүен хәбәр итәм. Бу – ата-аналарга килә торган иң зур хәсрәт», – дип язган ул.

37 яшьлек Роналду һәм аның 28 яшьлек сөйгәне Джорджина Родригес игезәкләр көткән. Әмма бала тапканда малай үлгән. «Кызыбыз тууы гына безгә бу мизгелне өмет һәм бәхет белән үткәреп җибәрергә мөмкинлек бирә», — дип язган Криштиану. Ул улын саклап калу өчен ярдәм иткән табибларга рәхмәтен җиткергән. 

Футболчы гаиләсенә тыкшынмауларын сораган. «Без бу югалту аркасында барыбыз да бетерештек һәм бу авыр вакытта шәхси тормышка тыгылмавыгызны сорыйм. Безнең балабыз – син безнең фәрештәбез. Без сине һәрвакыт яратырбыз», – дип язган ул.

Криштиану Роналду һәм Джорджина Родригес балалары туачагын октябрьдә әйткәннәр иде. 

  • Роналдуның дүрт баласы бар. 2010 елда туган улының әнисе сер булып санала. 2010-2015 елларда Роналду модель Ирина Шейк (Шәйхелисламова) белән яшәп алды. 2017 елда аның суррогат әнидән игезәк балалары туган. 2017 елда хәзерге сөйгәне Джорджина Родригестан кызы туган

Роналду сөйгәне белән бала туачагын хәбәр итә

Фото: © Роналдуның аккаунтыннан

Футболчы балалары белән

Фото: © Роналду аккаунтыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100