Ата-ана ничек түзәр?! Өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек кыз бала һәлак
Ике җиңел автомобиль һәм автовоз бәрелешкәннәр.
![Ата-ана ничек түзәр?! Өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек кыз бала һәлак](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/17/2de1ad9754245ec7787631fb1eee8d7da2d813c5293619433f78ae231b6f.jpg)
15 декабрь көнне 19 сәгать 30 минутта "Алабуга - Пермь" автотрассасының Удмуртиянең Малопургин районына кергән өлешендә Тойота WISH автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә ул "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт моның белән генә тукталмый - йөк машинасы да, үз чиратында, каршы як полосага чыга һәм "Рено Сандеро" автомобилен бәрә, дип яза "Вести Камаза".
Юл йөрү фаҗигале тәмамлана - "Рено" автомобилендә автокреслода утырган 3 яшьлек кыз бала һәлак була. Башка пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә әлләни зыян килми.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/7e04e73bc5a079d77eccadde890e2c2a901271095398660498492f807220.jpg)

![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/a7682520a55169cd9ae083cac96b7282fbc0e1878fe68f86ca5f6b9ff327.jpg)