Телеграмда Татарча хәдисләр дигән канал бар. Биредә хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре бирелгән. Каналны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тәкъдим итә.
Ата-ана ахирәткә күчсә, аларга изгелек кылып буламы?
Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ Бәну Сәлимә кабиләсеннән бер кеше килгән. Ул әйткән: «Йә Расуләллаһ, Минем әти-әнием вафат булганнан соң, аларга берәр изгелек эшли аламмы?»
Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Әйе, әгәр алар өчен дога кыла башласаң, алар өчен ярлыкау сорасаң, вафат булганнан соң аларның нәзерләрен үтәсәң, әти-әниең белән бәйле булган туганнары һәм дуслары белән мөнәсәбәтләрне куәтләсәң һәм аларның дусларына хөрмәт күрсәтсәң, (аларга изгелек эшләгән булырсың)».
Сүнән Әбү Дауд, 5142
- Хәдис: Гайбәт сөйләү – кеше итен ашауга тиң