news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ат хуҗасын соңгы юлга озата – күңелгә тия торган видео

news_top
Ат хуҗасын соңгы юлга озата – күңелгә тия торган видео

Ватсап каналларда күңелгә тиярдәй видео таралды. Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмаларда атның хуҗасының җеназасы артыннан баруын күрергә мөмкин. Кешеләр, атны туктатырга тырышып, аңа куллар белән ишарә ясап, читкә алып китәргә кушалар, ләкин ат, туктамыйча, мәрхүм белән бергә юл тота.

Аннары атка юл бирәләр – ул мәетне күтәргән кешеләр белән рәттән ипле генә атлап бара башлый.

Бу кадрлар Грозныйда төшерелгән, һәлак булучы, Грозныйда шартлау вакытында үлгән кеше, дип язучылар бар (Ставропольдәге «Комсомольская правда» да шулай язды), әмма социаль челтәрләрдә бу видеоның алданрак барлыкка килүе хакында язучылар булды. Видеоның азагында ат «елаган» кадрлар бар. Басма язуынча, бу – атның алданрак төшерелгән видеосы булуы ихтимал, кешеләргә ныграк тәэсир иткән өчен шулай эшләгәннәрдер, дип фаразлыйлар. Әмма ат тоткан кешеләр, бу хайваннарның эмоцияләре кешенекеннән ким түгел, дип тәкърарлый.

Атның хуҗасын озатуына бәйле видеоларның моңа кадәр дә күренгәне бар иде. Мәсәлән, бу видеода – Вагнер Фигуэредо де Лима исемле Бразилия кешесе һәм аның аты Серено.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар