Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ат унбер яшьлек кызны аяктан еккан һәм тояклары белән таптаган

Нәни кызлар атларны йөртергә алып чыгарга маташканда, хайваннарның берсе кисәк кенә ярсынган.

news_top_970_100
Ат унбер яшьлек кызны аяктан еккан һәм тояклары белән таптаган

Иваново өлкәсендә 11 яшьлек кыз баланы ат таптаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Кыз бала Вичуга шәһәрендә атлар секциясенең утарында була. Абзар шәхси эшмәкәрнеке. Бала биредә атта йөри. Ул атларны манежга алып чыгарга маташа. Шул чакта бер ат кисәк кенә кызга таба чабып килә һәм баланы аяктан ега. Аннары ат баланы таптый башлый. Бала бик җитди имгәнә. Авыр хәлдәге кызны хастаханәгә алып китәләр, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, «Вичуга җитештерү — икенчел чималны эшкәртү» ҖЧҖ территориясендә ат утары ясаганнар. Биредә манеж бар, анда атта йөрү һәм тренировка буенча хезмәт күрсәтәләр, шул исәптән балигъ булмаган балалар да биредә шөгыльләнә.

19 мартта көндез өч нәни кыз утар территориясенә атта йөрергә һәм атларны йөртергә килә. Хайваннарны манежга чыгарганда, атларның берсе ярсый. Ул 11 яшьлек кызга таба сикерекләп китә. Ат кыз баланы аяктан ега һәм өстеннән йөреп чабып китә. Кыз бала имгәнә, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар.

Фаҗига вакытында балалар ат абзарында үзләре генә була, алар янында олы кешеләр булмый, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерү барышында фаҗиганең барлык сәбәпләре һәм гаеплеләр ачыкланачак. Эше прокуратура контрольгә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100