news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ат каракларын тотканнар

Хайваннарны якын арада хуҗаларына кайтарып бирәчәкләр.

news_top
Ат каракларын тотканнар
Башкортстанның Баймак районында атлар урлап йөрүдә шикләнелүчеләрне тотканнар. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел августтан башлап Баймак районында атлар югалу турында полициягә гаризалар килә башлаган. Хуҗалар атларны төнгә лапаста калдыра, иртәнгә алар юкка чыга – урлау схемасы бертөрле булган. Җинаятьчеләр бу юлы да шундый ук эзләр калдырган.

Берничә көн элек Абдрахман авылы кешесенең ике атын урлаганнар. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре Оренбург өлкәсе белән чиктәге территорияләрне тикшерә башлаган. Башкортстан оперативниклары Оренбургныкылар белән элемтәгә кергән. Шулай итеп ике төбәк полициясе ат каракларын эзли башлаган.

Оренбург участковые урланган атларга утырып бара торган ике ир-атны тоткарлаган. 28 һәм 34 яшьлек кешеләр гаепләрен таныган. Ат караклары моңа кадәр дә шундый ук җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган булган. Хәзер аларны сак астына алганнар.

Аларга карата җинаять эше ачылган. Хокук саклау органнары бу кешеләрнең шундый ук башка җинаятьләргә дә катнашы булуын тикшерә. Бүгенге көндә аларга карата кимендә дүрт эпизод буенча шикләнү бар.

Якын арада хайваннарны законлы хуҗаларына кире кайтарачаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар