news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ат көтүе боз астына төшеп киткән

Башкортстанның Иглин районында унбер атны махсус техника ярдәмендә коткарганнар.

news_top
Ат көтүе боз астына төшеп киткән
https://www.instagram.com/sagitzian/

Ат көтүе елга аша чыгып барганда, боз ярыла башлаган һәм хайваннар суга төшеп киткән. Унбер ат чак кына суга батып үлми калган. Әлеге хәл турында «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Бу вакыйганы атлар асраучы Сәгыйтҗан Идиятуллин видеога төшереп алган. Фермер сүзләренчә, һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, боз бик уалучан һәм юка. «Атлар боз өстенә кереп китте. Гадәттә бу урында боз калынлыгы ярты метр чамасы була», — дип сөйли ир-ат.

Бәхеткә, атларның боз астына китә башлавын кешеләр тиз күреп алган. Коткару операциясе бик оператив оештырылган. Атларны баулар ярдәмендә, кран һәм махсус техника белән тартып чыгарганнар.

Сәгыйтҗан Идиятуллин әлеге кадрларны инстаграм челтәрендәге сәхифәсенә куйды. Фермер сөенече белән уртаклаша. «Аллаһка шөкер, бар да яхшы, атларның бөтенесен дә коткардык», — ди Сәгыйтҗан.

Социаль челтәр кулланучылар да борчылуларын, кадрларны ахырына кадәр йотлыгып карауларын яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар